Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Соңгы тәүлек эчендә тагын 204 татарстанлы коронавирус белән авырды

Татарстанда тагын 204 кеше Covid-19дан авырып китте, дүртесе республикадан читтә йоктырган, калган очракларда элемтәдә булганнар.

"68 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 136 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.



Очракларның яртысыннан артыгы Казанда ачыкланган - 107 авыру, 31 кеше Яр Чаллыда авырган. Районнар арасында иң күп очрак Теләче (7), Түбән Кама (6) һәм Әлмәт (6) районнарында теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле 39,6 мең татарстанлы яңа коронавирус инфекциясе белән авырды, 32,8 мең кеше савыкты, шул исәптән соңгы тәүлек эчендә 241 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев