Соцпакетка нәрсә керә?
Ел саен көз айлары якынлашканда, соцпакет алучы гражданнар нәрсә сайларга аптырап кала. Акчага әйләндермәгез, дөнья хәлен белеп булмый, пакетның үзен алыгыз, дип әйтүләрне күп ишетергә туры килә аларга. Әмма елдан-ел, ни өчендер, аны акчага алмаштыручылар кимеми.
Сайлау ясарга да вакыт аз калып килә. Әгәр дә акча урынына пакетның үзенә исәп тотсагыз, 1 октябрьгә кадәр гариза язарга кирәк.
Соцпакетка нәрсә керә?
Аңа даруларны бушлай алуга, санаторий-курортта дәвалануга һәм бару-кайтуга түләүләр кертелгән. Менә шуларны өлешчә яисә тулысынча алырга, яисә акчага әйләндерергә була. Соцпакетка хокук I, II, III төркем инвалидларга бирелә. Закон 2005 елдан бирле гамәлдә. Әлеге җыелмадан баш тартучыларга, ай саен билгеләнгән, ягъни фиксацияләнгән суммада гына акча түләнә. Әгәр соцпакет сайланса, табиб рецепты буенча алына торган медицина препаратларының бәясе чикләнмәгән булырга мөмкин.
Норлат участогында инвалидларның әлеге җыелманы ничек алулары турында участок хастаханәсе баш табибы Илсөяр Таһирова белән сөйләшәбез.
– Илсөяр Юнысовна, хәзер хокукыңны үзгәртү өчен вакыт кыскарып килә. Норлат участогында баш тартучылар күпме?
– 23 фельдшер-акушерлык пункты кергән һәм 10 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәткән Норлат хастаханәсендә исәптә торган 1051 инвалидның 624е, ягъни 59,4 проценты социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, аны акчалата ала. Менә шулар үз фикерләрен үзгәртсеннәр иде, дигән теләктә калам. Иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми, өзлегүләр булырга мөмкин. Бу уңайдан мисалларны күп китерә алам. Ничәмә-ничә авыру кеше шулай нык авырып китеп, кыйммәтле даруларга мохтаҗлык барлыкка килде. Шуңа күрә, без авыруларга, шул юк-бар акчага ышанып, үзегезне зурысыннан мәхрүм итмәгез, дип әйтә киләбез. Шикәр диабетлы, бронхиаль астмалы, йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләр, онкологиясе булганнар нигездә баш тартмаска тырыша, аларга һәрдаим кыйммәтле дарулар кирәк. Бүген 3 тиенлек, ә иртәгә 300 меңлек препаратлар таләп ителергә мөмкин. Кайбер пациентларга миллион сумлык дарулар кирәк булуы да бар. Андый суммаларны бер гаилә бюджеты да күтәрә алмаячак.
– Баш тартучыларның күбесе аны акчалата алып, даруның теләгәнен үзеңә сатып алу җиңелрәк, ай саен табибка барып һәм рецепт белән дару эзләп йөрергә кирәкми дип фикер йөртәдер?
– Андый пациентларга кыйммәтлерәк дарулар билгеләргә була. Ул шуның белән үзен-үзе аклый да. Безгә дә бит акчаны соцпакетны ничә кеше алуга карап бүлеп бирәләр. Мәсәлән, 100 инвалидның 60ы баш тартса, акчаны да 40 кешегә генә бирәчәкләр. Кыйммәтле дарулар кирәк булганда, без аны бөтен республика буенча эзләтәбез, минздравка өстәмә заявкалар бирергә туры килә. Авыруны беркем дә сорап алмый, әмма, кызганычка, авыру да сорап тормый, кинәт ега.
– Онкология белән авырып киткән очракта, Аллаһ сакласын, шулай ук кыйммәтле препаратлар белән дәвалану таләп ителә. Ул вакытта нишләргә?
– Андый авыруларны паллиатив медицина ярдәме буенча дәваларга туры килә. Андый очраклар да була.
– Нинди яман шеш авырулары күбрәк очрый?
– Кызганычка, онкология арта. Ир-атлар простата, үпкә, ашказаны яман шеше белән күбрәк интегә. Хатын-кызларда – күкрәк бизе, аналык, тире яман шешләре өстенлекле. Шуңа күрә, никадәр баналь яңгырамасын, сәламәтлегеңне тикшереп торырга, профилактика чаралары күрергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Һәм иң мөһиме – ташламалары булган кешеләргә акчага кызыгып, соцпакеттан баш тартмаска.
Шулай итеп, югарыда әйтелгән 59,4 процент баш тартучының тагын бер тапкыр ныклап уйлап, бөтен куркынычларны исәпкә алып, карар кабул итүләре кирәк. 1 октябрьдән соң аны 1 елдан гына торгызып булачак. Ә авырганда һәр мизгел һәм тиен кадерле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев