Соңарган мәхәббәт...
Мәхәббәткә бөтен яшьтә дә буйсыналар – бу факт. Тик минем башка темага язасым килә.
Олы яшьтә кавышучыларга үткәннәре йогынтысы турында. Икесенең дә артында балалар, оныклар, авырулары... һәм ниһаять, шәхси территория дигән нәрсә дә бар бит әле...
Минем әтинең абыйсы каты авыру хатынын тел-теш тидермәслек итеп карады һәм ул үлгәч, бик нык кайгырды. 67 яшеңдә ялгыз калу – авыр сынау. Абый үзе дә үләргә әзер иде. Ничек җирләргә кирәклеге турында балаларына теләкләрен җиткерде. Үз эченә бикләнде, беркемнән бернинди ярдәм кабул итәргә теләмәде, үз-үзен карамый, бик экономиялегә әйләнде. Ә бервакыт миңа:
– Тол калган хатыннарга яшәве җиңелрәк. Юу, пешерү, чистарту – моңа гадәтләнмәгән ир кеше өчен җәза белән бер. Теләмәсәң дә, өйләнү турында уйлый башлыйсың, – димәсенме!
Аның үзенә кемне дә булса табасы да килгәндер, ләкин эш уйлардан ерак китә алмады. Ә өч елдан абый барыбер ул хатынны очратты. Дөресрәге, аларны очраштырдылар. Монысы мөһим түгел, аларның бер күрүдә бер-беренә ошаулары мөһим. Зөһрә апа шулай ук тол калган. Абыйдан сигез яшькә яшьрәк, ягымлы гына, энергияле хатын. Аларның икесен бергә күргән һәр кеше сокланды. Тик көнләшеп һәм гаеп итеп сөйләүчеләр дә җитәрлек иде. Шулай да күпчелек аларга бәхет теләде. Никах укытып бергә яши башладылар.
Бәхетле һәм тигез картлык теләп,
Сәкинә.
Тулы язманы газетаның җомга саныннан укырга мөмкин (№23).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев