Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Снюс сатылуын күрдегезме? Кичекмәстән хәбәр итегез

Кайнар линия 26 декабрьдән эшли башлады.

Идарә җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, республика халкы снос белән кайда сату итүләре турында хәбәр итә ала, шалтыратуларны Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор кабул итә, дип хәбәр итә."Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. 

Ул шулай ук бүгенге көндә ведомствога тикшерү үткәрү һәм бу продуктны әйләнештән алу, снюсны сату нокталары турында белү өчен кешеләр тарафыннан ярдәм кирәк, дип өстәде. Республиканың баш санитария табибы ассызыклаганча, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның бурычы - Татарстанда Яңа ел каникуллары тәмамланганчы снюс таралуны тулысынча бетерү. 
25 декабрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 18 яшьтән кечерәк булган затларга никотинлы продукция сатуны тыю турындагы законга кул куйды, шулай ук төзәтмәләр һәм өстәмәләр федераль дәрәҗәдә РФ Дәүләт Думасында да әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев