Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!
С, Е витаминнары Көн саен җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек, үсемлек мае аша. Көн саен С витамины кулланып, син гомереңне 12-18 елга озайта аласың.
Көн саен С витамины кулланып, син гомереңне 12-18 елга озайта аласың. С витаминының җитешмәве кан тамырларының югары дәрәҗәдә зәгыйфләнүенә, гомуми хәлсезлеккә, теш чистартканда камашларның канавына, инфекцияләргә тиз бирешүчәнлеккә китерә. Ул барлык яшелчә һәм җиләк-җимештә бар, бигрәк тә цитруслыларда, брокколи, яшел һәм кызыл борычта, җир җиләгендә (клубника) күп.
Е витамины – май эретүчән. Ул җитешмәгәндә йөклелек вакытында бала үсүдән туктый, сөяк мие кансызлыктан җәфалана, йөрәк-кан тамырлары авырулары тарала һ.б. Әлеге витамин үсемлек майларында, чикләвекләр һәм орлыкларда, шулай ук бодай яралгысында була. “Е витаминын кулланмау, тәмәке тарту куркынычы белән бер”.
Суның файдасы
Су – яшәү нигезе. Ризыкны эшкәртү һәм сеңдерүгә ярдәм итүче универсаль эреткеч. Ул, шулай ук, тәнебездәге һәр күзәнәккә туклыклы матдәләр һәм кислород күчерә, берүк вакытта организмда тупланган токсин һәм “чүп-чар”ны чыгара. Көн саен 8 стакан су эчеп, гомер буена тирегезнең чиста һәм мускулларыгызның сәламәт, нык калуына ярдәм итә аласыз. Су эчүнең тәгаен формуласы – көненә 1 кг авырлыкка 50 гр. Һәм сүз биредә нәкъ менә чиста су турында бара – кеше организмы аштан да, чәйдән дә, соктан яки сырадан да түгел, ә судан тора.
Тирән сулыш алу
Тирән сулыш сеансын теләсә кайда ясап була. Ул йөрәкне, кислород белән баетылган канны организм буйлап кудыру өчен, тизрәк тибәргә мәҗбүр итә. Тирән сулау – димәк ашказаны тирәсендә урнашкан диафрагмадан сулау. Моның өчен төз итеп утырырга һәм җилкәләрне катырмаска. Борын аша, үпкәләр тулганчы, әкрен генә сулыш алырга, шул вакытта күкрәк читлегенең аскы өлешен киңәйтергә тырышырга. “Шартлар дәрәҗәгә” җиткәч, тыныгызны 10 секундка тотып торыгыз, аннары һаваны акрын гына авыз аша чыгарыгыз. Шуннан соң дүрт тапкыр гадәти сулыш алырга. Әлеге процедураны ун кат кабатлагыз. Ул энергияне арттыра һәм тирене чистартырга ярдәм итә.
Йокы
Әгәр дә син җитәрлек йокламыйсың икән, бу синең йөзеңә чыгачак. Йокыга салкын карашың өчен, арыган һәм шәлперәйгән бит тиресе сиңа “бүләк” булачак. Организмыбыз ябыла башлаганда, безгә йоклап китәргә кирәк. Болай итмәгәндә, мускуллар арый, бит салына һәм саргылт-соры төскә керә. Иң кимендә җиде сәгать йокы – бик мөһим. Кайберәүләр тиешенчә йоклый алмый, чөнки аларга физик активлык, дөрес туклану җитеп бетми, төнгә каршы нерв системасын ярсытучы хәмер, кофеин һ.б. кулланалар.
Физик активлык
Физик активлык тире халәтенә бик тә уңай йогынты ясый, чөнки аның күзәнәкләрен кислородка бай кан белән тәэмин итә. Ә кислородка бай кан токсиннарны, эчке әшәкеләрне куа.
Иртәнге зарядканы тирләгәнче ясарга, аннан соң душка керепчыгарга һәм каты сөлге белән тәнне ышкырга кирәк. Ә кич, йокларга ятар алдыннан, йөрергә чыгарга тырышыгыз. Бу сәламәтлеккә файда китерә, битегезгә яхшы төс бирә һәм җиңел генә йоклап китәргә ярдәм итә.
Варикозлы аяклар
Аякларыгыз арый башладымы? Бу варикоз башлануның беренче билгеләре булырга мөмкин. Катлаулы булмаган күнегүләр ясарга өйрәнегез, файдасы булмый калмас.
- Тез капкачларын хәрәкәтләндереп, бот мускулларын бер катырып, бер йомшарт.
- Корсакны күпертеп сулыш ал, һаваны чыгарганда – эчеңне аска төшер. Моны 3-4 тапкыр эшлә. Әлеге күнегүне еш ясарга да ярый.
- Аяк бармакларын 10 тапкыр бөклә һәм турайт. Моны акрын темпта эшләргә кирәк.
- Әгәр дә хәлегездән килә икән, көненә ике тапкыр башыгызда торыгыз, әгәр дә булдыра алмасагыз, аякларыгызны башыгыздан югары күтәреп торсагыз да ярый (мәсәлән, карават башына куеп). Варикоз булганда аякны аякка атландырып утырырга бөтенләй ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев