Синеке иде, хәзер минеке
...Саулармысез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Кызлар, дип кенә дә эндәшсәм буладыр, сездә анда гүзәл затлар гына эшли бугай.
Яшьрәк чактагы тормышымда булган кызыклы хәл белән уртаклашырга булдым әле. «Яшел Үзән»дә басылган хатларны үзем бик яратып укыйм, минекен дә шулай укырлар дип ышанам…
Өйләнешкәч, мин ирем белән һәм шулай ук яшь парлар – дусларыбыз белән ике гаиләгә шәһәрдә өй арендалап тордык. Шулай ярыйсы гына очсызрак та, күңеллерәк тә иде. Әти-әниләреннән калган ул йортны безгә бер ханым «сдавать» итте. Бераз сәеррәк иде үзе – йомшак күңелле, бернәрсәгә дә бәйләнми, тик ике атнага бер булса да килеп, карап китә иде. Болай еш килүенең сәбәбен ул чормада калган әйберләрне әкренләп фатирына ташуы белән аңлатты. Без инде нәрсә, яшьләр, аралашырга яратабыз, каршы килмәдек. Ул беркайчан да алдан шалтыратмыйча, өйдә кеше булмаганда килми иде үзе. Ике сүз белән әйткәндә, бик тә «тактичная дама».
Аннары, тора-бара, ул килеп киткәннән соң нәрсәнең дә булса юкка чыгуына игътибар итә башладык. Вак-төяк. Әле люстрадагы лампочка юкка чыга, әле ишегалдындагы эләдән минем, гафу итегез, трусыны «җил» каядыр очыртып китә. Әле консерв банкасын табып булмый. Ә инде дустыбыз Рамильнең яңа ботинкалары юкка чыккач, чынлап пошаманга төштек. Ул җайлап кына хуҗабикәдән, ә сез ялгыш минем коңгырт ботинкаларымны алып китмәдегезме, дип сорады.
Зөһрә апа шунда: «Ой, белмим инде, кайткач карармын», –дип җавап бирде. Икенче юлы килгәндә, алып килгән, инде яңа түгелләр, киелгән. «Мин аларны улымныкы дип белдем, шуңа алып киттем», – дип тора, күзен дә йоммый.
Без көләбез. Аннары эләдән тагын минем эчке кием «очты», юыласы керләр кәрзиненнән мунча сөлгесе, оекбашлар, тапочкалар. Андый очраклар бик күп булды. Әгәр дә нинди дә булса әйбер турында сиздермичә генә, сүз арасында җайлап кыстырып кына сорасаң, ул әйбер кире «кайта» иде. Ирем бервакыт ачуланып, югалган футболкасын бирүен таләп иткән иде, «алмадым» дип, киресе катты. Кире бирмәде. Синеке иде, хәзер минеке булды, дигәндер инде.
Күченәсебез дә килмәде, өй дә, урыны да безгә бик ошый иде, урман буе, саф һава, кошлар... Уйлаштык та, кем дә булса бер адым да калмыйча, анысын-монысын сөйләшкән булып, Зөһрә апа артыннан йөрергә тиеш дигән карарга килдек. Шулай эшләдек тә. Һәм әйберләребез дә югалмый башлады. Биш еллап тордык әле ул өйдә. Алдан Рамильләрнең балалары туды. Аннары безнеке дә тугач, ике гаиләгә бер йортта кыенлашты. Ипотекага фатирлар алып, үз куышларыбызда яши башладык. Очрашкан саен Зөһрә апаны искә алмый калган юк.
Үзем язам, үземнең күңелемдә аңа карата бары рәхмәтле булуымны, күңелдә якты, кызыклы бер хатирә булып саклануын тоям. Сез дә гаепләмичә укыгыз, яме.
Сәлам белән, Миләүшә.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев