Символы – кызыл тасма
2020 елда Яшел Үзәндә 46 кешегә ВИЧ диагнозы куелган.
Ел саен майның һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көне билгеләнә. Беренче тапкыр ул 1983 елда Сан-Францискода, ВИЧ/СПИД проблемасы белән шәхсән үзләре очрашкан кешеләр төркеме тарафыннан оештырыла. Әлеге көнне билгеләүнең максаты: ВИЧ-инфекциясе таралу проблемасы турында мәгъ лүматлылыкны арттыру, аның белән яшәүче кешеләргә толерант мөнәсәбәт формалаштыру һәм ВИЧ-инфекциясе гомерләрен өзгән кешеләрне искә алу. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма тора.
СПИД проблемасы турында без Яшел Үзән районында «Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесе филиалының табиб- эпидемиологы Вера Попова белән сөйләштек.
– Яшел Үзән районында 2020 елда, 2019 ел белән чагыштырганда, ВИЧ-инфекциясе белән авыручылар санының 29,1 процентка кимүе билгеле. 2020 ел эчендә Яшел Үзән районында ВИЧ-инфекциянең 46 яңа очрагы теркәлде, шуларның 31е – ир-атлар һәм 15е – хатын-кызлар. 18 яшьтән өлкәнрәкләр, 30-49 яшьләрдә булып, авыруны нигездә җенси юл белән йок тыралар. Социаль сос тав буенча авыручыларның яртысыннан артыгы эш сез санала. Авыру, күпчелек очракта, кеше медицина ярдәме сорап дәваханәгә мөрәҗәгать иткәндә ачык лана.
Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекциясе бөтен җирдә таралган һәм бу проблема фәкать риск төркемнәренә (гомосексуалистлар, наркоманнар, кан һәм аның компонентлары реципиентлары) кагылырга мөмкин дигән фикер яшәп килүгә карамастан, аның корбаннары теләсә нинди һөнәр, социаль статус, җенес ияләре, төрле яшь төркемнәре булырга мөмкин.
– Вера Сергеевна, әлеге куркыныч авыру нинди юллар белән йогарга мөмкин соң?
– ВИЧ-инфекция өч юл белән, әйтик җенси – сак ланмаган җенси контакт вакытында, парентераль – кан аша һәм вертикаль – анадан балага йога ала. Ул сөйләшкәндә, күрешкәндә, кочаклашканда, бер ашханә приборларын кулланганда, кием-салымнан, ютәлләгәндә яки төчкергәндә, кан суыручы бөҗәкләр тешләгәндә йокмый.
Хәзерге вакытта ВИЧ-инфекциясе дәваланмый торган авыру булуга карамастан, заманча дәвалау организмда вирус үсешен басарга мөмкинлек бирә, шуңа күрә ВИЧ-позитив кешеләр озак һәм тулы канлы тормыш белән яши ала. Шулай итеп, ВИЧ-инфекция, үз вакытында дәваланган очракта, үлем карары булып тормый.
ВИЧ-инфекциясе буенча килеп туган эпидемиологик хәл шартларында һәр кешегә үзенең ВИЧ-статусын белергә кирәк. Әлеге авыруны ачыклау өчен тикшерүне медицина оешмаларында, шул исәптән аноним һәм мөстәкыйль рәвештә, даруханәдән тест алып узарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев