Шәймиев фикеренчә, Марат Хөснуллин бик тырыш, намуслы, креатив җитәкче
ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстан Төзелеш министрлыгының элеккеге башлыгы Россия вице-премьеры итеп билгеләнүен шәрехләде.
Марат Хөснуллин җитәкчелегендә Татарстанда күп мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә торган көчле төзелеш индустриясе формалашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.
"Ул 35 яшендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булды. Моңа кадәр кайбер эре төзелеш оешмаларында эшләп өлгерде. Ул бик тырыш, намуслы, креатив". - диде Шәймиев.
Элекке Президентыбыз билгеләп үткәнчә, Марат Хөснуллин җитәкчелегендә республикада тузган торакны бетерү программасы, метрополитен төзелеше кебек масштаблы проектлар гамәлгә ашырылуын искәртте. "Хөснуллин Татарстанда бик зур тәҗрибә алды, аны Мәскәүгә очраклы гына
чакырмадылар. Һәм бу дөрес булды. Без Мәскәүдә бөтен инфраструктура буенча нинди масштаблы үзгәртеп корулар барганын күрәбез, бу эштә Хөснуллин зур казаныш тапты. Яңа РФ Премьер-министры аңа күз салды һәм урынбасар итеп үзенә чакырды - бу уңыш», - дип ассызыклады Шәймиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев