«...шул өйне без инде, әйтәбез бакча, дип...» (Б.Рәхмәт)
Балалар бакчасында шатлык! Зур ремонттан соң бинабыз яңадан ачылды! Бу куанычлы хәлне барыбыз да озак көттек: бакча хезмәткәрләре, балалар, әти -әниләр. Хәзер без өр-яңа бакчада эшлибез.
Шушы матур бакчабызга, ачык ишекләр көненә әти-әниләр килде. Тәрбиячеләр кунакларга һөнәри осталыкларын күрсәтте һәм әти-әниләр дә дәрестәге мәгълүматны тыңлап кына утырмады, үзләре дә сәләтләрен күрсәтте: чигеп, ябыштырып, буяп карадылар, бармак уеннарын сөйләделәр, әйлән-бәйлән уеннарында катнаштылар. Дәресләрдән соң, мөдиребез Роза Ардыханова кунакларны бакча буйлап экскурсиягә чакырды. Матур да соң биредә! Кунаклар бездәге пөхтәлеккә, зәвыклыкка, балалар өчен тудырылган уңайлыкларга игътибар итте һәм үзләренең шатлануларын, карашларын белдерде.
Экскурсиядән соң, кунаклар матур итеп бизәлгән музыка залына җыелды. Балалар әти- әниләрне сәламләде, җырлады, шигырьләр сөйләде һәм бергәләп төрле уеннар уйнады.
Без, 23нче «Алтын башак» коллективы хезмәткәрләре, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Васильевич Тыгинга һәм шәһәр хакимиятенә бик рәхмәтлебез. Шулай ук төзүчеләргә, бакча тизрәк ачылып, нәниләрне кабул итүне тизләткән һәр кешегә рәхмәтләребезне әйтәбез. Бар уңайлыклары булган бакчада эшләве генә дә ни тора!
Без әти-әниләр белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә, алар безнең ярдәмчеләребез, терәгебез. Һәм бергә кулга-кул тотынышып эшләсәк кенә, акыллы, әхлаклы, инсафлы балалар үстерә алачакбыз. Тәрбияле бала – ул синең горурлыгың, өметең, киләчәгең.
«Алтыннан бәһале, оҗмах нигъмәтләреннән кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр», – дигән Ризаэтдин Фәхретдин. Шуны онытмасак иде.
Лилия Гарипова,
23нче балалар бакчасының татар теле укытучысы
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев