Шәһәрләре үзләренә булсын!
Спасс районында туып үскән Асия апаны язмыш җилләре Ташкент якларына юллый.
Әмма ире Әнвәр белән дүрт улларын тигезлектә үстереп аякка бастыру насыйп булмый, бу җаваплылык пар канатсыз хатынның ялгызына кала. Чит төбәкләрдә терәксез яшәү икеләтә авыр, шуңа ул яңадан Татарстанга кайта. Бишнәдә сыер савучыларга фатир бирүләре турында ишеткәч, Яшел Үзән районына юл ала. Күптән түгел 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләгән Асия апа Вәгыйзова лаеклы ялга чыкканчы сыер сава, эштән курыкмый торган һәм авылны яратучы уллар тәрбияли. Бүгенге көндә 12 оныгы, 8 оныкчыгы булган бәхетле дәү әни дә ул. Хәрби бурычын Чечняда үтәгән улы Данияр белән килене Айсылу янында яши, аларга зур хуҗалыкларында ишегалларындагы йөздән артык тавык та чүпләп бетермәслек эшләрендә ярдәм итә.
– Киленнәрем дә, улларым да бик әйбәт, ил-көн, дөньялар гына тыныч булсын, – ди ул.
Бу чагыштырмача яшь гаилә 7 ел элек яңа йорт өлгертеп керә һәм 5 ел элек ишле шәхси хуҗалык булдырып үз көчләре белән көн күреп яши башлый. Әлегә 8 баш сыер, 9 бозау, алда язып үткәнемчә исәпсез кош-корт (хәтта яшкелт төстә күкәй салучы тавыклары да бар) асрыйлар һәм исәпләре бу саннар белән генә тукталып калу түгел. Кызык өчен генә язып узыйм әле: ике тавыкларын чебеш анасы булу бәхетеннән мәхрүм итеп, суга чумырып алып чиләк астына «карцер»га ябып куйганнар иде. Безнең, бичараларны кызганып, амнистия кирәк инде боларга, дигән тәкъдим белән килешмәделәр, өйдә бер тартма чебеш әле анда, чыкканнары җитеп тора, дип көлеп җавап бирделәр. Шул тавыкларны жәлли-жәлли әңгәмәне дәвам иттек:
– Данияр, нигә авылда калырга булдың? Биредә тормышның авыр икәнен кечкенәдән үк белеп, татып үскән егет бит инде син, армиядән кайткач, читкә китү теләге булмадымы?
Илсөя Завилейская фотолары.
Тулы язма газетаның җомга санында (№46).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев