«Шәһәр чәчәкләре – 2018»: иң матур бәйләм кайсысы?
«Миллион чәчәкләр шәһәре» проекты кысаларында Яшел Үзәндә «Шәһәр чәчәкләре-2018» акциясе уза.
Теләге булган кеше үз чәчәк бәйләмен яисә композициясен күрсәтә ала. Аеруча өстенлек бакча һәм кыр чәчәкләренә бирелә. Шулай ук катнашучылар үз композициясенә исем уйлап табарга һәм аны ничек тәрбияләп үстерү турында мәгълүмат та бирергә тиеш.
«Шәһәр чәчәкләре-2018» акциясендә 4 номинация каралган:
* «Зур бәйләм» –зурлыгы, күләме белән аерылып торырга тиеш;
* «Кечкенә бәйләм» – иң нәни, шул ук вакытта зәвыклы;
* «Бер ромашка, ике ромашка» – кыр чәчәкләреннән иң гүзәл букет;
* «Кабатланмас» – әле моңа кадәр беркем дә күрмәгән бәйләм яисә композиция.
Әлеге акция Республика көнендә, шәһәр һәм районның 60 еллыгы бәйрәмендә, 30 августта «Авангард» комплексы стадионында узачак. Катнашу өчен заявканы 8 (84371)5-38-61 телефоны аша, яисә rkmck-zel@mail.ru электрон сайтына бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев