Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шинелен салса да, солдат гадәте калган, диләр...

Бу вакытның агышлары... Әле генә #минхезмәтиттем#23февраль#ватаннысаклаучылар флешмобын ачкан идек, инде март уртасы җитеп килә, ә без аның җиңүчеләре турындагы язманы газетабызга әле бастырдык.

 Белгәнегезчә, бәйрәм араларында бик тыгыз була, ә безнең бу егетләрне беренче биткә куясыбыз килде. Инде тавыш бирүчеләр арасында борчылып, оныттыгызмы әллә, дигән кебегрәк гаепләүчеләр дә бар. Юк, онытмадык та, алдаламадык та. Менә алар, иң күп тавыш җыйган өч җиңүчебез, таныш булыгыз!

Флешмобыбызда 1771 тавыш җыеп, җиңүчеләр өчлегенең I баскычын яулаган Азат Ибәтуллин Мулла Иле егете. 2010 елның 5 июнендә кулъяулык лар болгап, якыннары белән саубуллашып хәрби бурычын үтәргә киткән егет бүген дә «кайнар ноктада» хезмәт куя дип әйтергә була. Ул Казанда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәтендә, коронавирус белән авыручылар янына йөрүчеләр бригадасында фельдшер булып эшли.

– Беренче вакытта, әле коронавирус яңа чыккач куркыта иде, әлбәттә, таныш түгел инфекция бит, аннары көн саен шундый пациентлар белән эшли торгач, ияләштек инде. Алдан, җәй көннәрендә авыручылар да бик күп була иде, хәзер кимеде. Ха тыным, өч айлык кызым бар, аларга иярмәсен, дип, эштән өйгә кайтмый идем. Станциябездә эшләүчеләрнең күп өлеше авырды, Аллаһка шөкер, мине читләп узды. Иң мөһиме – исәнлек-саулык булсын, акча-байлыкны сәламәт һәм ялкау булмаган кеше үзе дә таба, – дип сөйли хәрби хезмәтен Тула шәһәрендә 106нчы гвардия һава десантлары гаскәрендә (ВДВ) үтәгән якташыбыз. Ул анда да ярты елдан соң госпитальдә медбрат булып хезмәт иткән.

– Ир кешегә армиягә барыр га кирәк, дип саныйм мин. Илгә бурычыңны үтәү буыннар буенча килә бит инде ул. Аның нәрсә икәнен аңлап, «возмужать» итеп, күреп кайтырга кирәк, – ди Азат.

Авылдагы иҗтимагый тормышта, мәдәният йортындагы чараларда актив катнашып үскән егет (әнисе Хәтия апа да бик матур җыр лый), мәктәпне тәмамлагач, документларын Казан театр училищесына тапшыра. Һәм Яшел Үзән медицина көллиятендә оештырылган ачык ишекләр көненә баргач, алга таба кем булырга теләгәнен тәгаен ачыклый. Шулай итеп, ул фельдшер һөнәрен сайлый.
Флешмобка Азатның фотосын сеңлесе юллаган. Ә тавышны аның өчен Казан шәһәре ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясендә эшләүче җиде йөздән артык хезмәттәше, якыннары, дуслары биргән. «Шуның хәтле тавыш бирә-бирә сайладык үзеңне, кайчан депутат буласың инде, дип шаярталар эшемдә хәзер», – дип көлә Азат.
Бирсен Ходай, андый үрләргә менәргә дә насыйп булсын үзеңә!

Флешмобыбызда 1468 тавыш җыеп, II урынны алган Ранис Мөхетдинов Яңа ел алдыннан, әти-әнисе, туганнарына бәйрәм сөенече булып, 28 декабрь көнне генә армия сафларыннан кайт кан. Безгә апасы җибәргән фотода ул әнисе белән нәкъ шул бәхетле мизгелдә сурәтләнгән.
Ранис Владивостокта, Уссурийск шәһәрендә Ракета гаскәрләре һәм артиллерия хәрби частендә машина йөртүче – механик булып хезмәт иткән. Ул армия сафларына барып кайтырга кирәк дип саный.

– Күңел тынычлыгы өчен булса да хезмәт итәргә кирәк, чөнки хәзер эшкә урнашканда да беренче чиратта шуңа игътибар итәләр. Бу бер елга вакыт әрәм итү дип тә әйтергә була, әмма үзең өчен анда барыбер ни дә булса аласың, әлбәттә. Армия ул, ни дисәң дә, кешене үзгәртә, ныгыта, дип әйтимме инде. Шуңа күрә, барып дөньяга карашыңны үзгәртеп, нинди дә булса тормыш тәҗрибәсе туплаудан курык маска кирәк. Бер ел бик тиз узып китә! – ди ул.
Ранис кайткач монда үз урынын тиз таба, кайберәүләр кебек кая барып бәрелергә белмичә озак йөрми. Яңа ел каникулларында 8 көн ял итә дә, ресторанга повар булып урнаша. Эшемне бик яратам, ди егет.

Мөхетдиновлар үзләре Казанда яши, Ранисның әтисе Тау Иленнән, әнисе Айдар авылы кызы. Шәһәр малае булуга карамастан, ул татарча бик яхшы белә, каникулларны авылда үткәрә торган булган. Көтү дә көткән, башка хуҗалык эшләрен дә башкарган. «Ашкынып, бик яратып кайта идем авылга, рәхәт бит анда, хәзер генә бик еш кайтып булмый», – ди Ранис.
Флешмобка фотосын апасы җибәргән, ә тавыш бирер гә кирәклеген егет үзе 3-4 көннән соң гына белгән һәм нинди танышлары бар, социаль челтәр төркемнәрендәге барлык дусларын «эшкә җиккән».

Раниска уңышлар һәм тиң ярын табып, бәхетле булуын телибез!

2020 елның 29 ноябрендә генә хәрби хезмәтен тәмамлап, туган ягына аяк баскан Бакырчы авылы егете Илдар Хәмитов 981 тавыш белән III урынга лаек булды. Ул хәрби бурычын Түбән Новгород өлкәсе Паров шәһәрендә Росгвардия гаскәрләрендә үти.
Албаба урта һөнәр көллиятендә машинист – механизатор һөнәре алган егет, озак иркәләнеп, ял итеп ятмый, бер ай тирәсе сайланганнан соң, «Каздорстрой» оешмасының Норлат филиалына механизатор булып эшкә урнаша.

Флешмобка фотосын әнисе җибәргән. «Нинди дә булса урын алырмын, дип уйламаган да идем, бу көтелмәгән сөенеч булды. Минем өчен тавыш биргән барлык танышларыма, хезмәттәшләремә, туганнар һәм авылдашларыма рәхмәт!» – ди Илдар.

Аның әлегә кая да булса читкә, шәһәргә китәргә теләге юк. Рәхәт бит авылда, ди. Тормышының иң матур чорында пар канатсыз калган әнисенә, дәү әнисенә терәк булып, төп йортта калган әлегә. Тиң ярын табып, гаилә корганнан соң язмыш җилләре нинди тараф күрсәтер, хәзергә үзе дә белми әле яшь егет.
Армия сафларында хез мәт итүгә уңай карый ул.

– Барып кайтырга кирәк. Анда һичшиксез үзеңә нин ди дә булса тормыш тәҗрибәсе туплыйсың, түзем һәм сабыр булырга өйрәнәсең, моңа кадәр җиңел караган нәрсәләргә җитдиерәк карый башлыйсың, гомумән, ир-ат сыйфатларын арттырып кайтасың, – ди Илдар.
Тормышта нык адымнар белән атлап, максатларыңа ирешеп яшәвеңне телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев