Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шатлыклы һәм тыныч көннәрең белән кил, Яңа ел!

Төкле аягы белән яңа 2022 ел якынлаша. Көнчыгыш календаре буенча ул Зәңгәрсу (Кара) Су Юлбарысы елы. Ул Кытай календарендә өченче зодиак билгесе һәм үз хокук ларына 1 февральдән баса. Юлбарыс елы 2023 елның 21 гыйнварында төгәлләнәчәк. Шулай да без Яңа елны, дөньяның бик күп илләре кебек үк, 31 декабрьдә билгелибез.

Астрологлар фикере буенча, киләчәк ел, символы булып торган хайван холкы белән характерлана. Әмма куркырга кирәкми. Юлбарыс агрессив җанвар булса да, төпле, сабыр һәм гаилә җанлы.
2022 елның стихиясе – су. Нәкъ менә ул әлеге кыргый җанварга уңай тәэсир итеп, аны тынычландыра да инде. Шуңа күрә 2022 ел ярыйсы гына йомшак булыр дип ышандыра астрологлар, әмма сюрпризлар да көтелә.

ЕЛ ТУРЫНДА ФАРАЗЛАР
Ел, риск тан курыкмаучылар һәм хыяллары артыннан ахырына ка дәр барырга әзер торучылар өчен үзенчәлекле булыр га мөмкин, чөнки Су Юлбарысы үзгәрешләр символы да. Шулай да тулаем уңыш елмаюына гына ышанырга ярамый, һәр адымыгызны исәпләп ясарга онытмагыз һәм ел символы сезнең якта булачак. Юлбарыс тугры хайван санала һәм, димәк, гаиләдә кискен тетрәнүләр, көтелмәгән үзгәрешләр булырга тиеш түгел.
Юлбарыс елында яңа белемнәр, һөнәрләр җиңел биреләчәк, сәяхәтләр канәгатьлек кенә түгел, керем дә китерергә мөмкин.
Юлбарыс – гаилә җанлы хайван, шуңа яңа ел төнен өйдә, якыннарыгыз белән каршылагыз. Гаиләгез эчендәге тантана ел буена уңыш җәлеп итәр. Якыннарыгыз янында була алмасагыз, хәзер телефон заманы, шалтыратып, котламый калмагыз.

КИЕМ
Табигый тукымадан тегелгән фирүзә, куе зәңгәр, кара, зәңгәрсу, ком төсендә, коңгырт, кара яшел, көмешсыман һәм алтын төсләрдән тегелгән киемнәр Юлбарыска хуш килер. Аксессуарларда буйлы-буйлы принт уңышлы күренәчәк. Ә менә артык ачык неон төсләрне, синтетикадан тегелгән киемнәрне ераккарак алып куегыз.
Киңәш! Юлбарыс сыер һәм үгезләрне яратмый. Шуңа, узган ел Яңа елны каршылаганда кигән киемегезне бу юлы да кия күрмәгез.

ТАБЫН
Өстәлдә пе шерелгән ит, шашлык булсын (әмма кошныкы тү гел) һәм ка бымлык лар ның да итлеләрен күбрәк ясагыз. Гарнирга яшелчәләр әзерләгез, шул исәптән, безнең алыштыргысыз бәрәңге турында да онытмагыз.
Бик теләсәгез, өстәлгә диңгез продуктлары куйсагыз да ярый, әмма төп ризык итеп түгел. Юлбарыс балык тота белми һәм андый азыкны бәяләмәячәк.
Табынга яшел үләннәр куя аласыз, әмма ел символы аңа битараф.

БҮЛӘКЛӘР
Юлбарыс елында кайсыбер гадәтләнгән әйберләрне бүләк итү тыела. Димәк, Яңа 2022 елга бүләкләр исемлегеннән түбәндәгеләрне сызып ташлагыз:
Парфюм. Бу җанвар кискен исләрне өнәми.
Очсыз «безделушка»лар һәм үз кулларыгыз белән ясаган бүләкләрне Юлбарыс аңламаячак.
Алкоголь һәм начар гадәтләр белән бәйле әйберләр (кальян, көл савыты - «пепельница», электрон сигаретлар һ.б.).
Тараклар. Кем өчендер бу көтелмәгән кисәтүдер, әмма Юлбарысның мондый нәрсәләр бик нык кәефен кырырга мөмкин – ерткыч беркайчан да үз тиресен тарарга якын да китермәячәк.
Кухня кирәк-яраклары (савыт-саба һәм тастымаллар) җанварның җен ачуын чыгарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев