Сезгә аяз көнне Саф Тамчы тамганы бармы?
Шундый мизгелләр була – һавада бер кисәк болыт та юк, ә өстебезгә нидер тамган кебек тоясың. Шуннан башта әллә нинди уйлар туа.
Яхшысы тумый бит әле аның, начары тизрәк өлгерә. Бу безнең Сер турында белмәвебездән шулай була. Бер Саф Тамчы турында серне. Менә ул:
Һавада якты күңелле һәм игелекле берәүнең саф һәм назлы үбүләре очып йөри («воздушные поцелуи» диләр аны). Кешеләргә бик еш болай гына елмаючыныкы. Һәм әлеге җылы, игелекле һәм якты елмаюлары аның иреннәренә генә сыешмый. Алар аның иреннәреннән очып төшә дә, сәяхәт итә башлый. Һавада оча-оча, үзләренең кемгә кирәк булуын – елмаюга мохтаҗларны эзли башлый. Тапкач, аның янына очалар, ашыгалар һәм саф бер тамчыга әвереләләр. Чисталыклары һәм игелекләре белән шаккатырыр өчен... Яңа елмаюлар барлыкка килсен, күңелдә якты һәм шатлыклы булсын өчен...
Ә сезгә аяз көнне шундый Саф Тамчы тамганы бармы? Шул мизгелдә шаккатып һәм елмаеп һавага багуыгызга иманым камил...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев