Сездән башка да узар, әмма...
Инде хәбәр иткәнебезчә, 18 гыйнварда, районда халык җыеннары башланды. Аңа старт Бишнәдә һәм Карагуҗа авылында бирелде.
«Әй, бездән башка да уза ла җыелышлары», – дип битарафлык күрсәтмәсәк иде. Әйе, сездән башка да үтәр, әмма проблемалар шул килеш утырып калачак. Елга бер тапкыр уздырылучы очрашуда җитәкчеләргә саланың авырткан урыннарын күрсәтеп, күңелегезне бимазалап йөргән сорауларны күтәрү өчен менә дигән мөмкинлек бит ул! Сез чәчрәп чыгып, авылыгызның киләчәге өчен җан атмасагыз, моны кем эшләр?!
Киләсе авыл җыены 23 гыйнварда: 13:00 сәгатьтә – Түбән Урысбагада, 15:30 сәгатьтә Олы Ачасырда узачак.
Гөлнара Вәлиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев