Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Сез вакытында хезмәт хакы алып эшләгән, укучылар сезгә берни тиеш түгел!»

Педагогларны хөрмәтләү турында сүз кузгаткач, бер ханым: «Сез вакытында хезмәт хакы алып эшләгән, укучылар сезгә берни тиеш түгел», – дип шаккатырды. Үзе шулай дип торгач, балалары ничек итеп укытучыны хөрмәт итсен?!

Укытучылар хөрмәткә лаек



Әссәламәгаләйкүм, хөрмәтле редакция. Үземне борчыган кайбер нәрсәләр турында язарга булдым әле.

Мин гади бер кеше. Күпләр кебек гади генә яшим. Укылган китаплар, янәшәмдәге, үткәндәге кешеләр язмышы турында күп уйланам.
Быел безнең Арча районы Каенсар авылы тарихы турында китап чыкты. Укырга яраткан кеше буларак, эчтәлеге, бизәлеше, авылым кешеләре, ил язмышы турындагы китап булуын күреп шатландым. Минем шигырьләргә аерым бит багышланган, шәҗәрәм күрсәтелгән.
Аны чыгаручылар авылдашыбыз Сания апа һәм ире Фәйзелхак Ислаевлар.
Сания апа бездән өлкәнрәк ханым. Гомере шәһәрдә үтте. Хәзер алар пенсиядә.Туган авылдан йорт алып, шунда матур гына яшиләр. Сания апа әдәбияттан ерак һөнәр иясе, ләкин укымышлы, әдәбиятны да, сәнгатьне дә ярата. Ул химия белгечлеге алып, шул өлкәдә эшләп абруй казанган, ире исә, профессор, бик күп хезмәтләр авторы, гыйлемле, хөрмәтле кеше. Зур хезмәт куйганнар, авылның элекке тормышын, бүгенгесен китапта яктырта алганнар. Аллаһның рәхмәте яусын үзләренә. Безнең авыл кешеләре элек-электән белемгә омтылган. Укытучыларны бик хөрмәтләп, зурлап яшәгәннәр һәм яшиләр.


Китапта иң зур урын авылыбыздагы башлангыч кына булган мәктәпнең ике укытучысына бирелгән. Мине бу бик сөендерде. Без укытучыларга бик изге кешеләр дип карый идек. Әминә апаның урыны җәннәттә булсын.
Нәсимә апага сәламәтлек, озын гомер телим. Картайса да, күңел җылысын югалтмаган, безне дә онытмаган. Хәер, укыткан укучылар онытылмыйдыр инде ул. Төрле авылда укытучыларга төрлечә караш. Авылы башканың – кавеме башка шул! Педагогларны хөрмәтләү турында сүз кузгаткач, бер ханым:
«Сез вакытында хезмәт хакы алып эшләгән, укучылар сезгә берни тиеш түгел», – дип шаккатырды.

Үзе шулай дип торгач, балалары ничек итеп укытучыны хөрмәт итсен?! Андыйлар тормышта бала үзе генә барысына да ирешә дип саный.
Укытучы эшләгәне өчен пенсия ала. Беркемнән ярдәм көтми анысы. Барыбер күңелдә бу һөнәр ияләренә карата аерым игътибар, хөрмәт булырга тиештер бит.
Мин үземнең белем биргән остазларымны зур хөрмәт белән искә алам. Кайсыларын матбугатта язып чыктым, кайберләренең үзләре исән чакта барып хәлләрен белеп, рәхмәтләремне җиткердем. Бакыйлыкта булганнарына көн дә дога кылам.


Без, укытучылар, үзебезнең балаларга караганда, укучыларыбыз өчен күбрәк көч түккән кешеләр. Күрше авылдан бергә эшләгән Мәдинә, Мөршидә, Мәрьямбану апалар, Нурия бер дә онытылмыйлар. Бик тату, ярдәмләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшләдек. Урыннары җәннәттә булсын.
Әәмиин. Әле Карагуҗада гомер итүче коллегам – өлгер, уңган, җитез Әлфиягә озын гомер, сәламәтлек, уңышлар, пенсиясе артуын, бәхетле тормыш телим. Мулла Иленнән укытучы Равил абый аерым онытылмас шәхес иде.
Мин аның ачык дәресендә Коръән күреп, бик сокланган идем. Ул вакытта үзем намаз укыйм, әмма Коръән белән таныш түгел идем. Укымышлы кешеләр белән аралашуы да рәхәт иде бит. Искә алуым аларга дога булып барсын, урыны җәннәттә булсын.


Укучылар үзләре белән бергә бәрәңге басуына килеп, ай буе бәрәңге чүпләшкән, ындыр табагында бергә эшләгән, урам чис­тартышкан, агач утырткан, вакыт табып өйләренә килгән, экскурсия­ләргә йөрткән, конкурс-олимпиада, башка ярышларга кесәсеннән акча түләп алып барган, экзаменнарда укучылары өчен теләк теләп, ярдәмләшкән, төрле кичә-бәйрәмнәр оештырган укытучыларын истән чыгарырга тиеш түгелләр!
Аларны күңелдән җылы рәхмәт сүзләре белән искә алырлык йөрәкле булу да бөтен кешегә бирелми бит ул. Бирелгәннәренә инде Аллаһ рәхмәтен ирештерсен.
Әәмиин.

 

Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев