Үсентеләрне – японча
Бу ысул шундый гади, аны гомерендә беренче тапкыр эшләп караучы да булдыра. Аның үзгәлеге шунда, орлыклар туфракка түгел, ә агач чүбенә (опилка) утыртыла.
Болай итеп кыярны гына түгел, барлык йомшак тамырлы культураларны үстерергә мөмкин.
Әлеге ысул нәрсәсе белән өстенлекле соң? Әйдәгез карап үтик:
1. Туфракта корткыч бөҗәкләрнең личинкалары яки авыру гөмбәчекләр булырга мөмкин, ә агач чүбендә мондый куркыныч юк дәрәҗәсендә. Шуңа, япон ысулы белән үстерелгән үсемлекләр төрле авыруларга һәм корткычларга бик сирәк бирешә.
2. Агач чүбендә тамыр системасына күпкә уңайлырак, чөнки ул җылыны озак сакларга сәләтле. Нәкъ менә шул сәбәпле, рассадагыз үсентеләрдә киң таралган – соры черек авыруына дучар булмый.
3. Опилка белән эшләве дә бик уңай, туфрак кебек, аның пычрагы юк.
4. Япон ысулы белән үстерелгән рассада озак вакыт дәвамында һәм яхшы уңыш бирә.
Орлык чәчеләсе савытны кайнар су белән эшкәртегез һәм чирек өлешенә кадәр агач чүбе тутырыгыз да кайнар су коеп, кулыгыз белән уып ваклагыз. Суынып киткәнче, орлык ларны чәчегез һәм өстен кайнар опилка белән күмегез. Савытны пыяла яки полиэтилен белән каплагыз. Суны агач чүбе кибә башлаганны күрсәгез генә сибегез. Үсентеләрне ачык грунтка чыгарыр алдыннан, җылы су сибегез һәм түтәлгә опилкалары белән бергә күчереп утыртыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев