Үсемлекләргә зыян китерүче гөбләгә (үлән бете, тля) каршы көрәш
Кул астындагы чаралар белән бетне бетерү ысуллары:
- Аракы белән. Иң очсызы да ярый. Моның өчен бары тик аны пульверизаторга салып, үсемлеккә сибәргә кирәк.
- Кока-кола. Аракыны кулланган кебек үк.
- Әче сабын белән: 10 л суда 200 гр эретергә.
- Нашатырь: 10 л суга 1 аш кашыгы.
- Кальцийландырылган сода: 1 л суда 1 аш кашыгы соданы эретеп, 40 гр әче сабын кушарга.
- Көл: 200-300 гр көлгә 5 л кайнар су коярга, суынгач сөзеп 20 гр әче сабын өстәргә.
Тулысы белән киңәшләрне газетада укырга була (№42)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев