Сеңелемне балаларсыз калдырдым...
Үземнең тарихым белән кайчан да булса уртаклашырмын дип уйламаган идем. Газетагызда башкаларның күңелләрен ачып салуларын, бәгырьгә үтеп керерлек язмаларын күрдем дә, минем дә алар кебек эчемне бушатасым килүен аңладым...
Без сеңлем белән балалар йортында тәрбияләндек. Әтиебезне белмәдек тә, ә әниебез сеңлемә өч яшь булганда гүр иясе булды. Ә миңа ул вакытта 5 яшь иде. Кадрия белән балалар йортында ничек яшәгәнебезне тәфсилләп язып тормыйм, хәтта исемә дә төшерәсем килми. Ничек кирәк – алай үстек, укыдык. Дөрес, икебез өчен дә мин укыдым. Кадрия һәрвакыт җилбәзәк, җиңел булды, бик еш кая да булса качып чыгып китә, дәресләрне калдыра, укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең нерваларында уйный. Балалар йортыннан мин беренче чыктым, фабрика тулай торагынннан бүлмә алдым һәм кичке мәктәптә укыдым. Аннары Кадрияне үз яныма алырмын, бергәләшеп яшәрбез дип планлаштырдым.
Шулай булып чыкты да. Әмма мөстәкыйль тормышының беренче аенда ук сеңелем чираттагы “мөгезен” чыгарды – йөккә узды. Билгеләнгән вакыты җиткәч тупырдап торган малай да тапты һәм тиздән баласының әтисенә кияүгә чыгарга җыенды. Ул егеткә 19, Кадриягә 17 яшь кенә иде, көчкә яздылар. Алар да мин яшәгән тулай торакта яши башлады. Кадрия-Сәлим гаиләсен һич кенә дә үрнәк итеп куярлык түгел иде, яши башлагач ук ызгыша башладылар, сеңлем иренең кул уйнатуына да зарланды. Ә мин аңа ни киңәш итим, яшь бала белән, белемсез һәм һөнәрсез килеш кая барсын ул? Бер генә юл кала – түзәргә.
Минем тормышым әкрен генә җайланды: яхшы гына ир очраттым. Кәрим миннән 7 яшькә олырак иде, акыллы, җитди һәм ышанычлы тоелды. Артымнан да бик матур йөрде, хәтта шулай булырга мөмкиндер дип уйлый да алмый идем. Бер елдан соң тәкъдим ясады. Мин бәхетемнән күкнең җиденче катына мендем. Чынлыкта да шатланырлык: ирем, чынлап та, алтын булып чыкты. Олы йөрәкле, эшчән, эчми, назлы. Бер бүлмәле фатир алу өчен ул барысын да эшләде. Кечкенә генә, кысан кухнялы, әмма үзебезнеке! Шул фатирда әле кечкенәбез Камил да туды. Башка нәрсә турында хыялланырга түгел кебек, әмма сеңелем өчен йөрәгем сызлый. Минем белән бер вакытта, диярлек, ул икенче баласын-кызын тапты.
Хәзер сеңелемнең ире атналар буе каядыр югалып йөри башлады, ә ул бичара ике баласы белән тулай торакта утыра. Мин көн саен диярлек барам, ашарга алып киләм, үземә дә җиңел булмаса да (Камил еш авырый), балалар карашам. Һәм менә бер “искиткеч” көнне барсам, Кадрия өстәл артында утыра: бер кулында стакан, икенчесендә – бушый язган шешә. Краватта бер яшьлек Сиринә үкереп ята, салкын идәндә ыштансыз Алмаз шыңшып утыра. Бу хәлне күреп йөрәгем аяк табанымда тибә башлады. Сеңелемне йолкып алып җилтерәтергә тотындым, үзем кычкырам: “Нишлисең син, юләр?!” Ә ул исерек, шаркылдый гына. Ул төнне мин куна калдым. Балаларны ашатып, юындырып йокларга салдым. Ә иртән шундый бәйдән ычкынуның сәбәбен дә белдем: Сәлим гаиләсен ташлап киткән икән. Язу калдырган: бөтенләйгә китәм, мин синнән гарык булдым, балалар да минеке түгел, себерелеп таптың, имеш.
Шул көннән Кадрия шешә белән чынлап дуслашты. Иң куркынычы, аның иренә булган бөтен ачуын балалардан алуы иде. Килгән саен алар йөзендә яңа күгәрекләр күрә башладым...
Сеңелемне акылына китерергә тырышып карадым, тик ул гел исерек һәм әйтерсең мине ишетми дә. әгәр дә мин һәм тулай торактагы күршеләре булмаса, балалар бөтенләй мөшкел хәлдә булыр иде. озак та тормый, тулай торак администрациясе Кадрияне куып чыгарды. Алмаз белән Сиринәне балалар, ә Кадрияне мәҗбүри дәвалану учреждениесенә урнаштырдылар.
Балалрны күрергә барган саен, үзебезнең балачак искә төшеп, йөрәгемә кан сава. Ирем боларның барысын да күреп тора. дәшмичә йөрде-йөрде дә, бер көнне: “Алып кайтыйк без аларны үзебезгә, Асия, үстерербез ничек тә булса”, - димәсенме?! Мин башта ни әйтергә дә белмәдем. Ничек? Безнең кечкенә генә фатиргамы? Ә аннары Кәримнең кочагына атылдым. Мин бу турыда үзем дә күптән уйлана идем, әмма әйтергә куркып йөрдем... Кәримем барысын да башкарып чыкты: тиз генә опекунлык рәсмиләштердек һәм балаларны алып кайттык. Әйе, бик авыр булды, әмма балаларның бәхетле йөзләрен күреп, киләчәк өчен барлык куркуларым чигенде. Аның каравы сабыйлар җылыда, тук һәм аларны яраталар, ә Камилнең абыйсы белән сеңлесе бар.
Кадрия бервакыт хастаханәдән юкка чыкты һәм бик озак еллар үзе турында белгертмәде, балалар һәм аларның язмышы белән дә кызыксынмады. Кайвакытта мин, хәтта, иң куркыныч нәрсәләр турында да уйлап куя идем. Алмаз белән Сиринә безне барлы-юклы бар ай эчендә әти-әни дия башлады. Формально без бары тик опекуннар гына булсак та, ул хакта авызыбызны да ачмадык. Балалар безнең үзебезнеке кебек.
Шулай 7 ел узып китте. Бервакыт, ирем һәм балалар инде йокларга ятканнар иде, ишектә звонок булды. Мин шунда ук ниндидер начарлык буласын сизеп, җыерылып килдем. Шулай да мамыкланган аякларым белән барып, ишекне ачтым. Бусагада сеңелем басып тора иде. бер карауга ук мин аны танымадым да, хәтта: буялган сары чәч, кыйммәтле туннан басып торучы ханым минем бакыр башлы, арык сеңелемә охшамаган да. Минем барысы да яхшы, бик әйбәт урнаштым, кияүгә чыгам да чит илгә китәм, дип, Кадрия бусагадан ук мине таң калдырды. Балаларны алырга килгән икән. “Ә син моңа кадәр, алар үскәндә, авырганда, йокы аралаш сине чакырганда, мин төннәр буе алар караваты янында утырганда син кайда идең соң”, - дип кычкырганымны сизми дә калдым. Кадрия авыз кырые белән генә елмаеп: “Үткән-беткән, ә хәзер мин шоколадта”, - диде.
Мин телсез калдым. Акылым белән аның ана икәнен, балаларын алып китәргә тулы хокукы барлыгын аңлыйм... Әмма ул моны эшләр, дип уйларга да куркыныч... тавышка Кәрим торып чыкты һәм эшнең нидә булуын шунда ук аңлады. Безне кухняга чакырып, чәй әзерләде. Авыр тынлыкта 10 минутлап вакыт узды, аннары ирем: “Балаларны без сиңа бирмибез, Кадрия. Алар безнеке, һәм без дә алар өчен әти-әни”, - диде.
Кадрия еларга тотынды һәм язмышның усал ирониясе буенча башка бала таба алмаячагын әйтте. Әгәр дә шулай булмаса, килеп тә йөрмәс идем, диде. Ирендә дә шул ук проблема икән. Шуңа күрә генә Алмаз белән Сиринәне алып китәргә булган. “Сине Ходай җәзалаган, - диде Кәрим, - Тик балаларның язмышын җимереп үзеңнең проблемаларыңны чишәргә мин сиңа юл куймаячакмын. Алмам, бар чыгып тор әле”.
Мин чыктым, ә Кәрим белән Кадрия ни турындадыр бик озак сөйләштеләр. Мин сеңелемнең елаганын ишеттем, аннары саубуллашты да, балаларга күз салырга да рөхсәт сорап тормыйча, Кадрия китте. Белмим, ирем аңа ниләр әйткәндер, без башка Кадрияне күрмәдек.
Ә иртән менә нәрсә булды: без Кәрим белән чәй эчә идек, Алмаз белән Сиринә йөгереп чыкты да безне кочакларга, үбәргә тотынды. “Рәхмәт, рәхмәт сезгә, безне бирмәгәнегез өчен!” алар барысын да ишетеп торганнар икән...
Безнең барысы да яхшы. Тора-бара зуррак фатирга күчтек, балалар акыллы һәм тәртипле булып үстеләр. Барысында да югары белем, эшлиләр, безне онытмыйлар. Тик мине бер нәрсә борчый: балаларны тапкан аналарына бирмичә без дөрес эшләдекме икән? Аларның язмышын хәл итәргә хакыбыз бар идеме безнең? Әлеге сорауга җавапны мин гомерем ахырына да таба алмамдыр, мөгаен...
Менә бит, эчемдәгене кәгазь битләренә бушаткач, чынлап та җиңел булып калды. Газетагызда бастырсагыз, бәлки кемгә дә булса гыйбрәт булыр, кемгәдер ярдәм итәр. Үземнекеннән кала, башкаларның исемнәрен, әлбәттә, үзгәрттем. Асия, 58 яшь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев