Сатып алучыга өч кагыйдә
Сатучының сыйфатсыз товарны кире алудан баш тартуын булдырмау мөмкинлеген бирә торган берничә мөһим кагыйдә бар.
Көнкүреш техникасы сатып алып, аның сыйфатсыз булуы аркасында яраксызга чыгуы һәм аны сатучыга тапшырырга туры килүе бар. Әмма сәүдә нокталарында аларны бер каршылыксыз кабул итәбез дип тормыйлар. Шуңа күрә сатып алучы өч кагыйдәне белергә тиеш.
Әйтик, телефон сатып алганда, сезгә сатучы касса чегы бирә, ул чек термокәгазьдән тора. Сез, мөгаен, хәтерләгәнсездер инде, чекның буявы 1-2айдан юкка чыга.
Шулай итеп, беренче кагыйдә: чекның күчермәсен шунда ук ясагыз яки аны фотога төшерегез, чөнки товарны кире кайтарган очракта, сезгә чекны (күчермәсен) сатучыга күрсәтергә кирәк булачак, ә 3-6 ай узгач моны эшләү мөмкин түгел һәм сезгә бу товарны сатып алуыгызны исбатлау бик кыен булачак.
Кассада түләгәндә, сезгә товарны кабул итү-тапшыру актына кул куярга тәкъдим итәләр, әмма сез аның белән танышып та тормаячаксыз. Һәм аннан файдалана башлагач товарда җитешсезлек табылуы бар.
Шулай итеп, икенче кагыйдә: товарның эшли-эшләмәвен тикшермичә торып, мондый актка кул куймаска, яисә анда «Товарның яраклылыгы тикшерелмәгән» дип үз кулыгыз белән язарга кирәк. Югыйсә, моны раслау кыен булачак.
Товарны сатып алганнан соң дефектлар табылу сәбәпле, сез билгеле булганча кибеткә киләсез. Моның буенча шикаять тапшырганда сатучы еш кына имзасын гына куярга һәм эш судка барып җитсә, шикаятьне кабул итү фактын кире кагарга мөмкин. Андый очракта суд та сезне яклый алмаячак.
Шулай итеп, өченче кагый дә: шикаятьнең сезгә бирелгән нөсхәсендә сатучы имзасын куярга, исем-фамилиясен һәм әтисенең исемен, вазифасын, товарны кабул итү датасын күрсәтергә һәм кибетнең мөһерен сугарга тиеш. Әгәр дә ул моны эшләмәсә, сез шикаятьне почта аша заказлы хат итеп җибәрә аласыз Бу бик мөһим! Шулай итеп, әлеге тәртиптә кагыйдәләрне үтәгәндә, сез сатучы ягыннан хокукларыгызның үтәлүенә ышанычны һәм кулланучы хокукларын яклау турындагы бәхәс буенча судта оту мөмкинлеген арттырачаксыз. Шуны онытмагыз: хокукларыңны белеп яшәү сезнең тормышны күпкә җиңеләйтә алачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев