Сатучы хаклымы?
Минем аякларда проблемаларым бар, шуңа күрә ортопедик аяк киеме кирәк.
Мин аны һәрвакыт даруханәләрдә сатып ала идем, әмма бәяләр бик югары күтәрелде. Бу юлы мин гадәти кибеттә кызыксындырган аяк киеме күрдем. Коробкасы тышында һәм этикеткада аяк киеме «ортопедик» дип язылган. Миңа тиешле документларны күрсәтү үтенечемә сатучы баш тартты, җитештерүче моны маркировкада белдергән икән, димәк ул шулай һәм өстәмә раслау таләп ителми диде. Бу чыннан да шулаймы?
– Юк, дөрес түгел. ТР Таможня берлегенең техник регламентына ярашлы рәвештә, тиешле раслауларсыз «ортопедик» дип күрсәтү рөхсәт ителми. Шуңа күрә, сатучы тарафыннан сезгә сатыла торган аяк киеменең чынлап та ортопедик булуын раслаучы документ бирелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев