Сәнгать дөньясында югалту
***
Танылган актер, режиссер, театр эшлеклесе Вәкил Йосыпов вафат. Вәкил Барый улы Йосыпов 1952 елның 20 февралендә Башкортстан АССРның Баймак районы Әмин авылында күп балалы гаиләдә туа. Кечкенәдән үк сәнгать һәм театр белән кызыксына башлый.
Аңа 15 яшендә туган авылында клуб белән җитәкчелек итүне ышанып тапшыралар. 1969 елда районга абитуриентлар җыю өчен Уфа дәүләт сәнгать институты режиссеры Бакиров килә һәм яшь кешенең актерлык сәләтенә игътибар итә.
1973 елда Вәкил Йосыпов Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Анда күренекле педагоглар Габдулла Гыйләҗев һәм Фәрдүнә Касыймовадан белем ала. Соңрак, 1996 елда, Мәскәүдә сәнгать һәм мәдәният хезмәткәрләрен әзерләү Русия институтында да белем ала. 1973 елдан Вәкил Йосыпов Сибай драма театры актеры булып эшли.
Ә 1998-2000 елларда Ырынбур татар драма театрында режиссер булып эшли ул. 2004 елдан «Сулпан» Сибай башкорт балалар театры директоры, 2005 елдан — Сибай дәүләт филармониясе директоры.
2013 елда Вәкил Барый улы "Сулпан" театры һәм Сибай филармониясе кергән Сибай концерт-театр берләшмәсен җитәкли. Бер үк вакытта Сибай сәнгать көллиятендә укыта.
Вәкил Йосыпов үзенчәлекле һәм комедияле рольләр башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Г. Мөхтәровның «Шайтан токымы» пьесасы буенча куелган спектакльдә Садыйк образы актер өчен уңышлы дебют була. Соңрак ул үзенчәлекле һәм истә калдырырлык итеп Сильва белән Анчугинны (А. Вампиловның «Өлкән ул» һәм «Төбәктә булган мәзәкләр»), Сганарельне (Жан Батист Мольерның «Дон — Жуан»), Галимне («Диләфрүзгә дүрт кияү» Туфан Миңнуллин), Әльфәнисне («Париж егете Әлфәнис») һәм башкаларны уйный.
Вәкил Йосыпов үзен талантлы режиссер буларак та танытты. Сибай һәм Оренбург сәхнәләрендә Әнгам Атнабаев, Флорида Бүләков, Туфан Миңнуллин, Валентин Афонин, Зөһрә Фәйзуллина пьесалары буенча спектакльләр куйды.
Режиссер Айнур Әскәровның Мостай Кәрим повесте буенча төшергән «Отряд Таганок» фильмында Вәкил Йосыпов уңышлы роль уйнады. Театр сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен аңа Башкорт АССРның атказанган һәм Башкортостан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев