Салым декларацияләрен өйдән чыкмый гына биреп була
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.
«Физик затлар өчен шәхси кабинет сервисы аша шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар 3-НДФЛ декларацияләрен юллый алачак», — диде ул. 30 марттан территориаль органнарда кабул итүләр туктатылганын искәртте. «Без контактсыз сервислардан куллануны киңәш итәбез. Nalog.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 50дән артык онлайн-сервис гамәлдә. Барлык категория түләүчеләр өчен шәхси кабинетлар бар», — диде.
Аның сүзләренчә, салымнар турында хисапны, электрон имза булса, электрон документлар әйләнеше операторлары аша электрон рәвештә, Федераль салым хезмәте сайтында «Салым һәм бухгалтер хисабы» сервисы аша җибәреп булачак.
«Шәхси кабинетлар функционалы гел киңәеп тора. Февральдә шәхси эшмәкәрләр өчен салымны онлайн режимда түләп булу мөмкинлеге кертелде. Шәхси кабинетлар — салым түләүчеләрнең салым органнары белән төп коммуникация коралы. Гражданнар интерактив режимда салымнарын түли, мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсен белә ала», — ди Андрей Никиташин.
Икътисади куркынычлар турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ситуацион үзәкләренә, r1600@nalog.ru электрон почтасы буенча һәм (843) 235-13-60, 235-13-67 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин. 8-800-222-22-22 бердәм контакт үзәк телефонына яки рәсми сайтта салым инспекцияләре телефоннары буенча да шалтыратырга була.
«Шәхси кабинетлар функционалы гел киңәеп тора», - диде Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев