Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзем кичергәннәрне куркыныч төш кебек искә төшерәм

ВИЧ-инфекциягә карата хәл бүген яхшы якка үзгәрде: диагнос­тика һәм дәвалауның нәтиҗәле ысуллары бар, шуның аркасында аны иртә стадиядә ачык­ларга һәм үлемгә юл куймас­ка мөмкин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, СПИД бөтен дөнья буенча 40 миллион кешенең гомерен өзгән һәм янавын дәвам итә. ЮНЭЙДС Халыкара оешмасы 2030 елга СПИД эпидемиясен туктату бурычын куя. «2021 елда Россия Федерациясендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турында» дәүләт доклады мәгълүматлары буенча, Россиядә мең кешенең 7се ВИЧ-инфекция белән яши.


«Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалы эпидемиологлары мәгълүматлары буенча, 2022 елда Яшел Үзәндә ВИЧ-инфекциянең 42 яңа очрагы теркәлгән, 2023 елның дүрт аенда – 6. Аларның барысы да башлыча 30-49 яшьтә, төп йоктыру юлы – җенси.

Хәзерге медицина ярдәмендә ВИЧ-инфекция хроник авырулар категория­сенә күчерелә. Дәваланучы кеше тулы канлы тормыш алып бара ала: ВИЧ-инфекциясе көчәеп һәм СПИД стадиясенә күчми. Шулай итеп, аның гомере организмның табигый картаю процессына кайтып кала.
ВИЧ-инфекцияне антиретровирус терапиясе кебек заманча ысул белән дәвалау вирус күләмен һәм аның таралу ихтималын нульгә кадәр киметергә мөмкинлек бирә. ВИЧ-инфекциясен дәваламаган кешедә вакыт узу белән иммун системасы организм­ны инфекцияләрдән сак­лау мөмкинлеген югалта. Моннан тыш, ВИЧ йоктыру куркынычы арта, чөнки канда, спермада, вагиналь бизләр секретында һәм күк­рәк сөтендә вирус күләме башка кешеләргә йоктыру өчен җитәрлек булырга мөмкин.
Әлеге инфекция озак вакыт симптомнарсыз булырга мөмкин, шуңа күрә аның бармы-юкмы икәнен белү өчен бердәнбер ысул –тикшерү узу һәм ВИЧ-статусны белү. Аны теләсә кайсы көнне, бушлай, яшәү урыны буенча сәламәтлек саклау учреждениеләрендә яки СПИДка каршы профилактика һәм көрәш үзәкләрендә белергә мөмкин.


Хәзер ВИЧ-инфекцияне наркотик кулланучылар, җенси хезмәт күрсәтүчеләр һәм ир-атлар белән җенси мөнәсәбәткә керүче ир-атлар гына интегүче авыру дип саналган вакыт узды. Аны һәркем, социаль статусына, иминлегенә, җенесенә карамастан, йоктыра ала. Вирус башкаларга йога алырлык җитәрлек концентрациядә канда, спермада, вагиналь бизләр секретында һәм күкрәк сөтендә була. Селәгәй, тир, күз яшьләре куркыныч түгел.

Булган хәл
ВИЧ-инфекция буенча сак булырга кирәклеген халыкка җиткерү һәм гыйб­рәт өчен без шушы авыруны үзләрендә кичергән кешеләр тарихын бирүне дәвам итәбез. Бу юлы үз кичерешләре белән Илсаф (исеме үзгәртелде) уртак­лашты.

– ВИЧ, СПИД, сифилис кебекләрне ишетеп кенә белә, алар миңа кагылмый, болар белән йә наркоманнар, йә традицион булмаган ориентацияле кешеләр авырый дип уйлый идем, –дип сүзен башлады Илсаф. – Шулай беркөнне кулларымда һәм аякларымда ниндидер тимгелләр чыга башлады. Мин моны аллергиягә сылтасам да, Интернетка кереп эзләнә башладым. Анда дерматит, крапивница, сифилис һәм ВИЧ килеп чыкты. ВИЧ булганда лимфа төеннәренең ялкынсынуы күзгә ташланды, әмма минем андый түгел иде. Шулай да, табибка язылырга кирәктер дип уйладым. Бер-ике көннән температурам күтәрелде, лимфа төеннәре дә зурайды. Менә шунда инде мин паникага бирелә башладым. ВИЧ симптомнары туры килә иде. Тик каян? Аны йоктыру өчен 3-4 атна элек җенси яки көнкүреш контакты булу кирәк. Шунда кылт итеп 4 атна элек командировкада булуым һәм бер чибәркәй белән очрашуым искә төште. Бер дә авыру кешегә охшамаган иде, югыйсә. Махсус йоктыр­ганмы? Башка нинди генә уйлар килмәде, авыруым да көчәйде, ВИЧ симп­томнары аермачык була башлады.
Бер ай шулай үтте. Ник анализ бирмәдең, дип сорарсыз. Антитәнчекләр барлыкка килсен өчен 3 ай вакыт кирәк, югыйсә, ялган нәтиҗә күрсәтергә мөмкин. Табибка барырга оялдым. Аннан соң әти-әниләр, нәсел калдыру турында уйлый башладым, тизрәк өйләнә аламмы, балалар туып өлгерәме, әллә үлеп китәмме? Интернетта ВИЧ-авырулар форумына кереп, анда үз тарихларын язучылар турында укыдым, минекенә охшашлыгын таптым. Барысы да гади кешеләр: наркоманнар да, фахишәләр дә түгел. Кемгәдер ире йоктырган, кемгәдер хатыны, кемдер табиб, юрист, гаиләлеләр һ.б. Күбесе таблеткаларда яши, күпләренең иммунитеты начарайган, даими авырыйлар, тирә-юньдәгеләр белән проблемалар. Минем беркем белән аралашырга теләгем калмады, беркая бармадым, бөтен планнар җимерелде. Болай барып чыкмас дип, анализ бирер­гә киттем. Әле ярый аны аноним биреп була. Канны биргәч ике атнадан килергә куштылар. Гомумән, мин инде ике ай дәвамында ВИЧ белән авырганымны кабул итеп, бу хакыйкатьне 14 көн көтү миңа ул кадәр газап түгел иде инде. Ничек тә яшәргә кирәк дидем. Анализ нәтиҗәсен алыр вакыт җитте. Бардым, конверт тоттырдылар. Әмма аны башта ачып карарга батырлыгым җитмәде, бер сәгать чамасы утырдым. Ниһаять, ачтым һәм катып калдым: «ВИЧ отрицательный»! Мине бәхет биләп алды дип уйлыйсызмы? Ышанмадым, бәлки антитәнчекләр формалашып өлгермәгәндер дип уйладым, чөнки статистика буенча алар 3 айдан 6 айга кадәр формалаша. Шулай да, ничек инде: симптомнары бар, ә авыру –юк?

Мин бу конвертны алганнан соң, ышанмыйча, ике ел рәттән атна саен кан анализы тапшыра идем. 3 елдан соң гына тынычландым. Минем анализларны исәпләсәң, Гиннесс китабына кертергә була. Мине, мөгаен, күпләр «шизик» дип уйлар. Әмма, егетләр, берәүгә дә моны теләмим! Бу чор минем өчен бик кыен булды...Бу каһәр суккан авыруны үзем кичергән кебек булдым. Мин хәзер бер авыз пешкәч, өреп кабам. Соңыннан мин тимгелләрнең нидән чыгуын һәм лимфа төеннәренең ник ялкынсынуын ачыкладым. Әмма күбесе, табиб аңлатуынча, психикага бәйле булган, нинди симптом турында укыйм, икенче көнне мин аларны үземдә таба идем. Табиб психика куркыныч нәрсә, ул үз-үзенә кул салуга кадәр җиткерер­гә мөмкин, диде. Һәм тагын, иң мөһиме, мин элек ВИЧ белән авыручыларга икенче сортлы кешеләргә караган кебек карый идем. Хәзер үзем кичергәннәрне куркыныч төш кебек искә төшерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев