Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Һәр хатын-кыз үзенә тиң ярын табарга, гаиләле булырга хыяллана. Мин дә искәрмә түгел»
«Монда татарларны яраталар!» Хәзерге вакытта Ташкентта булучы Сәидә Мөхәммәтҗановаың хәлләрен сорашуга, әнә шундый җавап ишеттек.
Бүген ул, мәш килеп, Үзбәкстандагы «Ovoz» («Голос») проектының ярымфиналына әзерләнә. Татарча җырлап, туган телендә сөйләшеп, бөтен Үзәк Азия илләрен таң калдырган Сәидә нәрсә турында хыяллана? Татарның өмете булу авырмы?
«Татарча җырлавымны хупладылар гына»
– Сәидә, күпләр өчен синең Үзбәкстандагы «Ovoz» («Голос») проектында катнашуың бераз көтелмәгән хәл булды. Анда барырга нәрсә этәрде?
– Әнием социаль челтәрләрдә утырганда, әлеге проектның рекламасын күреп алган. Үзбәкстанда «Голос» тәүге мәртәбә уздырыла. «Катнашып карыйсыңмы әллә, кызым», – дигәч, әллә ни озак уйлап тормадым. Беренчедән, проектның тәүге тапкыр уздырылуы җәлеп итсә, икенчедән, жюри әгъзалары арасында Севара Назархан (дөнья күләмендә танылган үзбәк җырчысы. – Авт.) булуы куандырды. Мин аның иҗатына гашыйк!
Гариза юллап, беренче турга узгач, Үзбәкстанга чакыруларын көттем. Мине иң соңгы көнгә – 6 апрельгә билгеләгәннәр иде. Көтелмәгәндә генә чакырып алдылар. Җомга көнне төнге унда китеп, өч сәгать юлда булып, өч сәгать йоклаган килеш чыгыш ясарга туры килде. Соңгы көн булгач, жюри әгъзаларының төркемнәре тулган иде диярлек. Әгәр ул чакта беренче унлыкка куймасалар, сәхнәгә бөтенләй дә чыга алмаган булыр идем. Ләкин мин җиденче номер астында чыгыш ясадым. Барлык жюри әгъзалары да борылды. Севара төймәгә беренче минутларда ук басты. Ул чакта бик дулкынландым, хәтта бераз борчылдым да. Мин сокланган Севара бит ул!
– Һәм син бу юлы да татар җыры башкардың.
– Әйе, беренче турда мин татар халык җыры – «Гөлҗамал»ны башкардым. Оештыручыларга татарча җырлавымны хәбәр иткәч, алар хуплады гына. Ләкин, алдан репетиция ясамагач, оркестрның миңа кушыла алмавын әйттеләр. Ярар, мин әйтәм, мин музыкасыз да рәхәтләнеп җырлыйм.
Проект дәвамында татарча җырлау гына түгел, жюри белән татарча сөйләшү, интервьюларны туган телемдә бирү дә мөһим иде. Дөресен әйтәм: башта икеләндем. Ләкин без бит барыбыз да – төрки халыклар. Тулысынча булмаса да, бер-беребезне аңлыйбыз. Шуңа да татарча сөйләшергә карар кылдым. Һәм бернинди проблема күрмәдем. Аллага шөкер, аңлашабыз.
– Россиядәге «Голос. Дети» проектында катнашуыңнан соң тугыз ел вакыт узган. Син дә үзгәрдең, дөнья да – башка, дигәндәй. Нинди аермалар күрдең?
– Беренчедән, миңа ул чакта 14 яшь иде. Хәзер – 23. Ул чакта мин балалар проектында катнаштым, бу юлы чын профессионаллар белән көрәшәм. Һәм, миңа калса, төп аерма – Үзбәкстанда татар җырын башкару бернинди авырлык китермәде. Ягъни каршы килүче булмады. Ә «Голос. Дети» проектында бераз үгетләргә туры килгән иде. Монда оештыру ягыннан да үзенчәлекләр бар. Жюри әгъзалары, ягъни остазларыбыз безнең белән үзләре шөгыльләнә. Аларның киңәшләре икеләтә кадерле. Гомумән, монда мин үземне башка яктан ачам.
«Үзбәкстанда татарларны яраталар»
– Үзбәкстан белән танышырга өлгердеңме инде? Ошыймы сиңа?
– Үзбәкстан – искиткеч ил! Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрен күрдем, Ташкенттагы тауларда булды. Табигате дә, архитектурасы да, мәдәнияте дә бик бай. Консерваторияләрен күреп кайттым. Иң сөендергәне – анда үзбәк фольклоры өчен аерым бүлек бар.
Үзбәкстан халкы мине бик җылы кабул итте, яратты. Алар шундый кунакчыл, ачык күңелле. Сыйларга һәм ярдәм итәргә генә торалар! Социаль челтәрләрдә дә җылы сүзләр язалар.
– Үзбәк телендә җыр яздырып, клип төшерүең дә юкка булмагандыр?
– Мин моны үзбәк халкына рәхмәт йөзеннән эшләдем. Кумуш Раззакова репертуарыннан «Unutma meni» җырын Үзбәкстанда бик яраталар, шуңа да мин аны сайладым. Гомумән, инде күптән үзбәк телендә җырлыйсым, репертуарыма үзбәк җыры аласым килгән иде. Әлеге җырны җирле радиога да бирдек, клибын телевидениедә дә күрсәтәләр.
– Анда безне беләләрме?
– Үзбәкстанда татар халкын яхшы беләләр, безне яраталар. «Чәкчәк белән «Бас, кызым, Әпипә» сезнеке бит, әйеме?» – диләр. Проектта мине Татарстаннан, Казаннан дип игълан итәләр. Катнашучылар да безнең мәдәният белән кызыксынып сораулар бирә, охшаш якларыбызны, аермаларыбызны барлыйбыз.
– Белемең буенча тюрколог булгач, сиңа төрки илләрне, төрки телләрне өйрәнү аеруча кызыклыдыр, әйеме?
– Әлбәттә! Ләкин башка төрки телләр белән чагыштырсак, үзбәк теле миңа бераз авыррак бирелә. Минем татарча акцент көчле. Хәер, мин моны нормаль күренеш дип саныйм. Бәлки, киләчәктә үзбәк телен яхшырак өйрәнеп булыр. Анысын күз күрер.
– Сәидә, халыкара проектларда, чараларда катнашу сиңа нәрсә бирә?
– Миңа гына түгел, гомумән, безнең мәдәниятебезгә, татар халык җырларына читтә танылырга мөмкинлек бирә. «Ovoz» проектын гына алыйк. Аны Үзбәкстан гына түгел, бөтен Үзәк Азия илләре карый. Димәк, татар җырын бик күп илләр ишетә. Үз исемем, популярлыгым өчен түгел, минем исем аша халкыбыз турында белүләрен теләп тырышам.
«Бу образдан тайпыласым килми»
– «Сәидә Мөхәммәтҗанова» диюгә, күпләрнең күз алдына чәчен икегә үреп салган, калфагын кигән нәзек кенә кечкенә кыз образы килеп баса. Син үзең бу образны яратасыңмы? Әллә тамашачы алдында да «зур үсәсең» киләме?
– Бу образны бик яратам. Ул – минем визит карточкам. Үрелгән ике толым – аерылгысыз өлешем. Һәм минем бу образдан тайпыласым килми. Ләкин шул ук вакытта мин төрле тәҗрибәләр дә бик яратам. Үземә бөтенләй дә хас тоелмаган образларда чыгыш ясау да бик кызык.
Хәзер мин тамашачы алдында да, болай да үземне кечкенә кыз итеп хис итмим. Шулай да, тагын да үсәргә кирәк, тагын да яңарак образларда чыгыш ясарга кирәк дип саныйм. Тамашачыны да бер үк образ ялыктырырга мөмкин. Аны һаман саен шаккатырырга да кирәк.
– Миңа калса, тәүге концертыңда күпләрне шаккатыра алдың син.
– Шөкер, берничә ай элек ике концертым узды. Аның беренче өлешендә фәкать татар җырлары булса, икенчесендә дөнья күләмендә танылган, чит телләрдәге җырлар башкардым. Латин, кытай, кырымтатар, гарәп телләрендә җырладым. Чыннан да, беренче өлештә күпләр күнеккән образда идем. Ә инде икенче өлештә экспериментлар ясадым. Тамашачы минем тыйнак татар кызы образын яратса да, бераз яңалык кертергә уйладым. Кабул итмәсләр дигән курку булмады, чөнки тормыш ул – үзе тәвәккәллек. Ә аның өчен кыюлык кирәк. Һәм бу карар үзен аклады: концерттан соң бик күп уңай кайтавазлар ишеттем.
– Шулай да сиңа кайсы образ якынрак?
– Төгәл генә җавап бирә алмыйм. Күңелемә татар кызы образы бик якын, шул ук вакытта ниндидер үзгәрешләр кертәсе килә. Тышкы яктан үзгәргән саен фикерләү дә, тамашачы алдында үз-үзеңне тоту да, җырны башкару стиле, хәтта карашым да үзгәрә. Милли киемнән чыгыш ясаганда, барыбер дә үзеңне тыйнаграк тотасың. Әйтик, ниндидер хәйләкәр карашлар ташлап булмый. Тышкы кыяфәт – җырны тамашачыга җиткергәндә кулланыла торган бер инструмент ул. Аны да оста итеп куллана белергә кирәк.
«Хәзер чын ир-ат очрату бик җиңел түгел»
– Сине күпләр «татарның өмете», «үрнәк татар кызы» дип атый. Бу исемне йөртү, әлбәттә, зур горурлыктыр. Һәм зур җаваплылыктыр да. Үрнәк булу авырмы?
– Әйе, татар кызы булуның зур җаваплылык икәнен яхшы аңлыйм. Бар яктан да идеаль булмасаң да, әлеге статус гыйлемле, әдәпле, акыллы кыз булуыңны таләп итә. Әлбәттә, бу җиңел түгел! Шуңа үз өстеңдә күпме эшләсәң дә, гел аз булачак. Вокал ягыннан гел шөгыльләнергә кирәк, тарихны, гореф-гәдәтләрне өйрәнеп, аларны дөрес, матур итеп танытырга кирәк. Мин тырышам, үз өстемдә эшлим.
– Шәхси тормышыңның җиде йозак астында булуын беләбез. Шулай да я иҗат, ягъни карьера, я гаилә дигән сайлау алдында калырга туры килсә…
– Миңа калса, бу ике өлкәне бергә алып барып була. Моның мисаллары бик күп бит. Гүзәл Уразованы гына алыйк. Дүрт бала әнисе бит ул! Минемчә, иң мөһиме үзеңне тигез «бүлә» белү, эчке гармонияне саклау.
– Ә бит бу җиңел түгел. Эшеңдә дә, гаиләңдә дә тәртип саклансын, шул ук вакытта матур, акыллы булырга кирәк… XXI гасыр хатын-кызы булу авырмы, синеңчә?
– Ул элек-электән шулай булган. Миңа калса, үз урыныңны, үз кешеңне тапсаң, эшләгән эшеңне яратсаң, барыбер җиңелрәк. Һәм, әлбәттә, тормыш юлдашың да сине аңларга, ничек тә булса ярдәм итәргә тырышырга тиеш. Гаиләдә бер-береңне аңлау булса, хатын-кызга җиңелрәк, минемчә.
– Сәидә, син бүген нәрсә турында хыялланасың?
– Һәр хатын-кыз үзенә тиң ярын табарга, гаиләле булырга хыяллана. Мин дә искәрмә түгел. Дөресен әйткәндә, хәзер чын, яхшы ир-ат очрату кыенрак. Һәм инде икенче зур хыялым – татар җырын, татар мәдәниятен бөтен дөньяга таныту. Безнең кем икәнебезне белсеннәр иде!
Әлеге язма күңелегезгә хуш килсә, комментарий яза яисә аста урнаштырылган төймәләргә басып (смайллар), үз фикерегезне белдерә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Молодецта инде узен Булдырасын хэммэсен, исэнлеген бирсен Аллахы тэгалэ,унышлар Сина матуркаем
0
0