Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабый бала кебек тәрбиялисе

Олы Яке дигәч тә, иң беренче күз алдына уңган, тырыш халыкның яшелчәчелек белән шөгыльләнүе күз алдына килә.

Инде совхоз беткәнгә дә күпме еллар узган, ә бакчада казыну, монда безнең кебек берничә түтәл яшелчә үстерү турында сүз бармый, аларның каннарына сеңгән. Хәтта, читтән кайтып, биредә җир алып, үз эшен булдыручылар елдан-ел арта.

Бу якларга бераз килми торсаң, яңалыкларны күреп, гаҗәпкә каласың. Бер генә җирлектә дә мондый кискен үзгәрешләр юктыр ул. Каратмән белән Ураз лы арасында ялан кырда барлык ка килгән теплицаларны күреп шаккаттык. Хәтта эшләүчеләр өчен ике катлы бина да салып куйганнар. Биредә Татарстанда беренчеләрдән булып, күк җиләк (голубика) үстерергә керешкәннәр. Әле эш башланган гына, шуңа да хуҗалары алдан сөй ләп, барлык серләр белән уртаклашырга ашыкмый. Күз тиюдән куркалар, күрәсең. Иң мөһиме, күпме кешегә эш урыны бирелә. Хәтта күрше мари авылларыннан килеп эшлиләр монда.
Ике ел элек җир алып, яшел чә челек белән шөгыльләнә башлаган Илфат Әхмәдуллин өчен бу яклар чит түгел. Әтисе Каратмәннән, әнисе Синтәк авылыннан, үзе Зур Ключида туган, мәктәпне тәмамлаганнан соң, Олы Карагуҗа һөнәри училищесын тәмамлаган һәм бүгенге көндә гаиләсе белән Яшел Үзәндә яши. Кайсы гына өлкәдә үзен сынап карамаган, шулай да авылның, туган туфракның үзенә тартуын аңлап алган ул. Ниятен тормышка ашыру өчен Олы Якедән өч пай җирне – арен дага, Каратмәндә бер пай җир не сатып алган. Һәм узган ел пекин кәбестәсе үстереп карарга була.

-Пекин кәбес тәсен урнаштырасы авыр, аңа бик ихтыяҗ юк, диимме. Әллә ни керем алмасам да, тәҗрибә туплый алдым. Шуңа да быел пекин кәбестәсеннән тыш гадиен, төслесен һәм төрле сорттан салатлар утыртырга булдык, – дип сөйли Илфат.

Һәм без аны нәкъ менә кәбестә утырткан көнне кырда очраттык. Трактор белән бер буйны, ягъни ике буразнаны чыгар өчен 30 минут вакыт кирәк һәм 1500 үсенте утыртыла. Махсус әрҗәләрдә үстерелгән үсентеләрне җайлаштырылган техникага ике кеше салып барса, трактор артыннан ике кеше кәбестәләрне җиргә яхшылап утыр тылганмы, юкмы икәнлеген тикшереп, карап бара.

Без авылда 30-35 төп кәбес тә үстерәбез, анысын да карый-карый «аһ» итәбез, чөнки вакытында суын сибәргә, корткычлар басып китмәсен дип, чарасын күрергә кирәк. Ә монда кәбестә очы-кырые күренмәгән кырда үсә. Эш күләмен күз алдына китерәсезме?!

– Бик «капризный» инде ул кәбестә. Аны сабый бала караган кебек тәрбияләргә кирәк. Хәзер утыртып бетүгә, корткычларга каршы көрәшәсе, ашлыйсы, чүбен утыйсы, уңышны җыеп алгач, урнаштыру ягын кайгыр тасы бар. Әлегә барлык эшләрне дә үз көчебез белән башкарабыз. Ярдәмгә эшче куллар күрше мари авылыннан килә. Киләчәктә яшелчәне сак лау өчен склад төзү теләге бар, – ди әңгәмәдәшем.

Бер карасаң, авылдан калага чыгып киткән кешенең шулай җир җимертеп эшләргә кайтуы – гаҗәп инде. Ят инде шәһәреңдә бармакка бармак сукмый. Юк! Илфат андыйлардан түгел шул. Әле яшелчәчелектән тыш, терлекчелек белән дә шөгыльләнүгә керешкән. Олы Якедә күптән түгел төзелгән ферманы сатып алган. 20 ат, 150 сарыгы бар. Сарыклар бүген аерым бер көтүгә чыга. Әлегә үзләре өчен үстерсәләр, киләчәктә кем белә, бәлки казылык ясарга керешерләр. Әлбәттә, үзең генә булсаң, моның кадәр күләмле хезмәтне башкарып чыгу, ай-һай, авыр булыр иде. Бу яктан Илфат бәхетле, аның ярдәмчеләре – Марат һәм Айрат Әхмәдуллиннар бар. Ә мондый дуслар белән тау күчерергә була. Шуңа да алдагы көннәргә планнары зурдан, бар серне дә ачып бетермик. Тора-бара күрербез, иң мөһиме Әхмә дуллиннар гаиләсе киләчәген авылда күрә. Йорт салып, үз эшләрен җәелдерергә исәпләре, ә бу исә авыл халкына өстәмә эш урыннары дигән сүз. Теләгән уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын һәм барысының да уң булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев