Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Сабантуйда каз-чебеш җафалыйлар?

Сабан туендагы милли уеннарда халык элек-электән көч сынашкан, осталыгын, тапкырлыгын күрсәткән.

Капчык белән сугышу, кашыкка йомырка кабып йөгерү, авыш колгага менү, катыктан акча эзләү — бу уеннарның күбесе тарихта гына калып бара кебек хәзер. Аларны яңалары, заманчалары алыштыра. Мәгънәле уен булса, рәхим итсеннәр анысы. Тик шаккатырам, мөгез чыгарам дип, әллә ниләр кыланып куялар бит.

Кама Тамагы районы Сабан туенда булдык. Быел беренче тапкыр әтәч йөгертү уенын үткәрергә уйлаганнар. Мәйдан буйлап йөгергән әтәчне тотарга кирәк. Көне буе кояшта әлсерәп утырган чебешләрне әрҗәдән чыгардылар да туп шикелле күккә чөйделәр. Кайсы азрак очарга талпынды, кайсы шунда ук җиргә барып төште. Ни булганын аңларга да өлгермәгән чебешләр мәйдан буйлап йөгерү түгел, җиргә төшеп басарга да өлгермәделәр, бер төркем бала-чага аларның өстенә ябырылды. 

Икенче гаҗәп уенны Казандагы “Аккош күле” Сабан туенда күрдек. Аны Татарстанның бер районы оештырган иде. Ялгыз казны мәйдан уртасына бастырганнар. Муенына кем боҗра эләктерә, каз шуңа була. Уенда катнашу — 200 сум.
 
Алып баручы халыкны кыстый:
— 200 сум кызганмагыз, казның бәбкәсе дә 600 сум тора бит хәзер, әйдәгез, катнашыгыз... — ди.
Әллә халык җиңәрмен дә, Сабан туенда тере каз тотып йөрисе булыр дип курка, әллә кояшта әлсерәп басып торган казны кызгана. Катнашырга бик атлыгып тормыйлар.
 
Ә каз, чынлап та, кызганыч, бер аягы бәйләнгән. Муенына калфак беркеткәннәр. Ара-тирә савыттан су эчертәләр үзенә. Аңа төбәп аткан боҗраларның кайберсе башына, кайсыдыр өстенә барып төшә.
 
Алып баручыларга: “Кошны болай мыскыл итмәгез”, — дип тә әйтеп карадык. “Нишләтик соң, без уйлап чыгарган уен түгел, оештыручылар кушты”, — диләр. Их, шул оештыручының үзен каз урынына бастырасы иде, диясе килеп китте.
 
Замана үзгәргән саен, милли бәйрәмнәр дә башка төсмер ала, бу аңлашыла да. Тик Сабан туе асылын югалтмасын иде. Гореф-гадәтләрне саклап килгән мондый бәйрәмдә фәлән сум түләп чакыртылган артистларны гына түгел, моңлы гармун тавышын, үзешчәннәрнең ихлас җырларын да ишетәсе килә. Мотоблоклар ярышы урынына чын атлар чабышын күрәсе килә. Елга бер була торган хезмәт бәйрәме күңелләрдә якты хатирәләр белән истә калсын.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев