Рузилә Сафина: «Мин, беренче чиратта, Габделфәт Сафин хатыны»
Рузилә Сафина – танылган җырчы Габделфәт Сафинның хатыны, ире белән бергә «Акчарлак» газетасын гамәлгә куючы, озак еллар җырчының концерт директоры булган кеше. Озак еллар оештыручы булган ханым соңгы елларда иҗатчы буларак күренә башлады. Хәзер ул хикәяләр, шигырьләр яза, автор-башкаручы һәм нәфис сүз остасы буларак чыгыш ясый.
- Рузилә, тормышның иң рәхәт мизгелләре кайчан?
- Беләсеңме, тормышның иң рәхәт вакыты – үзе әниле, үзе әни яныннан аерылып чыгып мөстәкыйль яшәгән чор. Мин бит авылда калып, читтән торып укыдым, сессиягә генә барып кайта идем. Иң рәхәте - районда эшли башлагач (Балык Бистәсе - авт.), әни янына кайтып самавыр янында берәр сәгать сөйләшеп чәй эчеп утыру. Шул вакыт күз алдына килә.
- Балаларың әниле вакытның кадерен беләме? Аларга кайчагында ярдәмең белән комачауламыйсыңмы?
- Сорамаганда да ярдәм итә торган кеше янында яшәве җиңел түгел. Биш яшьтән әтисез калгач, әнигә булышыйм дип кечкенәдән тормыш итәргә өйрәнгәнмен. Тегеңә булышыйм, моңа булышыйм дигән уй гомер буе бара. Комачаулый башласам, сизәм мин аны - бу тормыш тәҗрибәсе. Иремә һәм балаларга комачауламас өчен үз өстемдә эшли башлыйм. Кеше бит рәхәтләнеп сулыш алырга тиеш. Минем белән генә түгел, миннән башка да.
- Моны үзең аңладыңмы, әллә аңлаттылармы?
- Үзем аңладым. Андый вакытларда әнине күз алдына китерәм. Әни бик каты кайгырта башласа, минем мөстәкыйль буласым килә иде. Шуларны искә төшерәм дә: «Стоп, Рузилә, сиңа болай булырга ярамый», - дим.
Дөрес, балаларны карый алмадым дип үкенү бар. Хәтерлисеңме икән, син бервакыт хатын-кыз йә үзен, йә балаларын, йә ирен карый - барысына да бертигез өлгерә алмый, дидең. Мин бу сүзләрне бер дә онытмыйм. Шул вакыттан бирле балаларга игътибарым җитмәвенә аклану итеп шушы сүзләрне исемә төшерәм.
- Алар үз киләчәкләрен үзләре сайладымы?
- Балаларның һөнәрләре дә, гаиләләре дә бездән башка сайланган. Кайбер кеше таныштыра. Таныштырып та гаепле булырга мөмкинсең. Безнекеләрнең, Аллага шөкер, үзләре тапкан ярлар.
- Соравымның төбен аңлагансыңдыр инде: коточкыч зур энергияңне кая куясың соң алайса?
- Сизеләмени аның күплеге?
- Сизелә.
- Аллаһы Тәгалә биргән энергияне дөрес файдаланмасаң, ул бик авыр. «Акчарлак» проектлары күп энергияне сорый иде – заманында шактый энергиям шуңа китте. Ә соңгы ике елда мин энергиямнең күп өлешен үземә юнәлттем.
- Ничек була ул үзеңә юнәлтү?
- Иҗат итәм. Иҗадилыгыма моңарчы якыннарым ышанмый иде. Алар мине администратор, продюсер итеп, эшлекле итеп күрергә өйрәнгән. Чөнки гел тегесен-монысын оештырам. Ул эшләр берсе дә миңа авырлык китермәде. Соңгы вакытта андый оештыру эшләреннән азрак читләшеп тордым. Мин бит чынында иҗат кешесе. Үземне шагыйрь димим, бары тик үз җырларыма шигырьне үзем язам – көе белән сүзләре бергә туа.
- Ә синең иҗатың кешегә кирәкме? Аңа ихтыяҗ бармы?
- 2019 елдан бирле социаль челтәрләрдә яшьләр белән бертигез эшләдем дия алам, соңгы бер айда гына билгеле сәбәпләр аркасында ял итәм. Ул бик күп көчне ала. Әмма үземә икенче төрле карарга этәрде. Мин аккаунтыма шигырьләр укыган видеолар куя башлагач, бик күп кайтавазлар килде. «Кайчан чыгышыңны күрсәтәсең?» – дип «личка»га да яза башладылар. Мин хәзер иҗатымны нинди формада халыкка бирергә дип уйлыйм. Җырчы булып чыга алмыйм бит инде, актриса да була алмыйм әлеге яшемдә. Әмма минем кешегә әйтер сүзем бар. Шуларны бер калыпка салсам... Шундый хыялым бар.
- Кем ул синең аудиторияң?
- Минем аудиториям нигездә хатын-кызлар дип уйлыйм. Алай дисәң, ир-атлар да яза. Яшьләренә килсәк, бик яшьләр дә бар.
- Габделфәтнең аудиториясе белән тәңгәл киләме ул?
- Юк дип уйлыйм. Өлешчә генәдер. Мәсәлән, «Эзләдем сине» җырын яздырдым. Мин аның көен, шигырьнең бер куплетын һәм кушымтасын яздым да, язылып бетмәгән җырга аранжировка ясаттым... Ә калган ике куплетын озак яза алмадым. Көтмәгәндә шуның ике куплеты халыкның күңеленә тия торган итеп өстән килеп төште. Шуннан соң бик күп комментарийлар, хатлар алдым. Шушы җыр белән юбилейга чакыручылар да бар. Күп дия алмыйм, дүрт-биш чакыруның өчесендә катнаша алдым.
Кемдер: «Моны Габделфәт җырласа, матуррак җырлар иде», – дип язган иде. Минем язылучыларым мине яклап: «Юк, Рузиләнең тавышы хәтта моңлырак та», – дип язды. Килешмәсәм дә, рәхмәт алай язган кешегә.
- Алайса Рузилә Габделфәт артыннан чыкты инде, әйеме?
- Мин Габделфәтнең 50 яшьлегендә балачакта «Ирем хөрмәтле кеше булсын иде, ул хөрмәтле кеше булса, мине дә хөрмәт итәрләр иде», – дип теләгәнемне сөйләдем. Соңыннан бер хатын-кыз шалтыратып: «Нишләп мин үземә шундый теләкләр тели белмәгәнмен икән дип елый-елый кайттым», – диде.
- Ир артында торуыңны программалаштыргансың булып чыгамы?
- Әйе, беренче булам дигән уй башымда да булмады. Мин бит, беренче чиратта, Габделфәт Сафин хатыны. Бу миңа плюс. Ирем, әлхәмделиллаһи, тормышны алып бара. Бөтен туганнар, танышлар аңа мөрәҗәгать итә, ул булыша алгач миңа да рәхәт. Татарда хатын ирдән алда сикерсә, матур күренеш дип уйламыйм. Ир - беренче урында, хатын-кыз аның артында булырга тиеш дип саныйм.
- Рузилә, синең соңга калдым дигән үкенеч юкмы? Хәзер бит җырлый белсә дә, белмәсә дә, ире – хатынына, хатыны иренә ияреп җырлый. Ә син Габделфәткә генә булыштың, үзең җырламадың да, сөйләмәдең дә. Югыйсә, потенциалың булган икән, әйеме?
- Хәзер шул әрәм үткән вакытны капларга телисең, дисеңме? Юктыр, мөгаен. Хәер, юктыр дисәм дә, ялганлау була инде ул. Мин бит җырларга дип хыялланган кеше түгел. Театрда уйнарга хыялланган идем. Әле бит театрга килсәң дә, режиссёр сине яратып роль бирәме – анысы да бар. Миңа төп рольләр кирәк булыр иде, чөнки Алабугада укыганда төп рольләрне бирделәр. Театрга килеп тә төп рольләр уйный алмасаң, стресс булган булыр иде.
Габделфәт сәхнәдә булгач, аның потенциалын күргәч, шуның белән үземне дә реализацияләгәнмен. Соңгы 5 елда энергиям керми: аңа минем булышу кирәкми, ул хәзер яшьләрне үзе өйрәтә. Ә ярдәмем кирәкмәгән җирдән мин китәм – кирәксез кеше булып йөри алмыйм. Аңа ярдәмем кирәкми икән, димәк, миңа яңа проект кирәк. Үземнеке кирәк!
Без Габделфәт белән икебез дә сәхнәгә чыгып эшли алмаган булыр идек. Без бит икебез дә шәхес. Үзең турында үзең алай дию дөрес түгелдер, ләкин шулай. Ул да мине янәшәсендә сәхнәдә күз алдына китерә алмыйдыр. Мин дә ничек инде аның кояшында кызынып йөрим?! Миңа үземнеке кирәк. Аз булса да, үземнеке. Балачакта җиләк җыйганда абый җиләкле урынга чакырса да, мин килми идем - үзем эзләп тапканны җыя идем.
Элегрәк сәхнәгә чыксам, бәлки, шигырьне аңлап та бетермәс идем. Хәзер үземә ошаганын, күңел халәтемә туры килгәнен сайлый алам. Күңелем хәзер баерак, тамашачыга күбрәк бирә алам дип уйлыйм. Мин бит студиягә шигырьне өйрәнеп тә кермим, күңел халәте ничек була – шулай укыла. Яңарак кына Әнгәм Атнабаевның «Миләүшәгә хат» шигырен укыдым. Илсөяр Иксанованың 20 ел элек язылган шигырен укыдым. Күзләргә яшь китерде.
«Әллә ничек кенә үтә гомер
Сөйгәннәрдән булмый сөелеп.
Сыгылыплар төшсәң авырлыктан
Дошман булса җан әрнемәс иде
Дуслар тора эчтән сөенеп».
- Милләт турында, халык турында, иҗтимагый әһәмиятле шигырьләр укымыйсыңмы?
- Шигырьләр укып социаль челтәрләргә куя башлаганыма биш ел була. Баштарак лирик мәхәббәт иде. Хәзер җан солидныйрак шигырьләр сорый. Бүгенге көн, яшәеш, тел, ил турында укырга күңел ихтыяҗы барлыкка килде.
- Социаль челтәрләр белән актив эшләүче буларак, сезгә аларның кысылуы зур зыян саламы?
- Товар сатучыга зур зыян китерә, концерт оештыручыларга начар. Шушы әйбер башланганнан бирле мин ял итәм. Социаль челтәрдә актив булганда үзем өчен яшәмәдем, миңа язылган халык өчен яшәдем. Хәзер үзем өчен яшим.
- Кабат барысы да ачылып китсә, кире кайтырсыңмы икән? Әллә инде үзгәрәсең кебекме?
- Яңадан үзгәреп китә икән, кире кайтам. Социаль челтәрләр бит шунда ук кайтаваз булдыра. Мин анда болай да шактый соң кердем. Куллана башлагач, «Моңарчы нишләдем икән? Нишләп алдарак карамадың соң Рузилә-җаным?» - дип үземне сүгеп тә алдым.
- Картаюдан куркасыңмы?
- Безнең биючеләр: «У меня морщинки», – дип сөйләшә. «Көзгегә карарга куркам», – диләр. Алар миннән күпкә яшь бит инде. «Син көзгегә кәефең булганда гына кара», – дип киңәш бирәм. Мин энергия белән тулганда гына көзгегә карыйм. Энергиям булмаганда көзгегә карамыйм.
- Аның да шундый сере бармыни әле?
- Картаюга килгәндә, миңа үз халәтем ошый. Мин күп вакыт яшемне әйтмим. Паспорт күрсәтелми торган җирдә яшемне киметеп әйтәм. Һәр кеше үзенчә яши. Мин шулай яшим.
- Гомер узган саен үткәннәр дә уйландыра. Бәлки, кайчан да булса син рәнҗеткән кешеләр булгандыр? Ниндидер гөнаһлар искә төшәргә мөмкин.
- Кешене сүз әйтеп кимсеткәнмендер дип уйламыйм. Чөнки үзем белән эшләгән кешене беркайчан да башкалар алдында ачуланмадым, әйтәсе сүземне чакырып алып үзенә генә әйттем, кеше алдында түбәнсеткәнем булмады.
Габделфәтнең концерт төркемендә һәм «Акчарлак» редакциясендә кешеләргә хезмәт хакы түләгәндә дә гадел булырга тырышабыз. Башкаларның ничек түләгәнен дә күзәтеп барасың бит инде. Кешегә бирәсе хакын, күңелеңә килгән икән, алтмыш көн эчендә бирергә кирәк, диләр.
Бер кеше безне газетада чыккан материал буенча судка биргән һәм җиңелгән иде. Күпмедер вакыттан соң ул кешегә: «Без сезне рәнҗеттек бугай. Акчаны кая күчерергә мөмкин – сезгә ярдәм итәсем килә», – дип шалтыраттым. Оныгын үзе генә үстерә – ярдәм кирәк булган. Шалтыратып рәхмәтләр әйтте. Мондый гамәлләрдән соң җиңеләеп каласың.
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев