Руслан Кираметдиновтан шәп яңалык:
«Бик матур җыр, үзең дә»: Руслан Кираметдинов «Ачуланма» җырын яңарткан
Руслан Кираметдинов халык яратып тыңлый торган «Ачуланма» җырын яңарткан. Җырчы аны социаль челтәрдәге сәхифәсендә тәкъдим итте.
Җырның сүзләрен һәм көен Ришат Галиханов иҗат иткән.
«Руслан, бик матур җыр, үзең дә, җырларың да озын гомерле булсын! Моң чишмәң саекмасын!», «Матур да, моңлы да җырлыйсың инде. Бәхетле, сәламәт бул, безнен моңлы сандугачыбыз!», «Молодец, булдырасың, киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын! Җырларың яшәргә көч бирә!» – дип, матур теләкләр язганнар җырчыга.
Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев