Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Нәбиев гаиләсендә зур кайгы

Башкортстан блогеры, паралимпияче Рөстәм Нәбиев гаиләсе ишеген кайгы шакыган – аның әтисе вафат.

Бу хакта ул үзенең «Набиевы тут» телеграм каналында хәбәр итә. «Әтием башка юк инде», – дип язып куйган ул. 

Телеграм каналны карап баручылар блогерның тирән кайгысын уртаклашалар. Рөстәмнең әтисеме, әллә инде тормыш иптәше Индираныкымы икәнлеген аңламаучылар, шулай үк вакытсыз үлеменең сәбәбен сораучылар да күп. Андыйларга блогерларның социаль челтәрләр буенча ярдәмчесе Регина: 

«Рөстәмнең әтисе бүген вафат булды. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Хәзерге вакытта үлем сәбәбе белән кызыксыну - әдәпсезлек. Вакыты җиткәч, үзләре барысын да сөйләрләр. Аңлавыгыз өчен рәхмәт», – дип җавап биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев