Рөстәм Миңнеханов: сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында бара, без иң катгый чаралар күрәчәкбез
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртәнге планеркада штаб, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре алдына вакцинация буенча эшне көчәйтергә һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны катгыйландырырга дигән бурыч куйды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Рөстәм Миңнехановны бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинацияләүнең түбән темплары мәсьәләсе борчый. Бу риск төркеме, анда ешрак авырыйлар һәм авыр кичерелә, үлем нәтиҗәләре дә күп. Бүген бу категория гражданнар арасында бары тик 23,5 % прививка ясалган.
«Көн саен кешеләрне югалтабыз. Гражданнарыбызның сәламәтлегеннән дә кадерлерәк нәрсә юк. Безнең гамәлләрне ничек теләсә ничек трактатларга була, әмма сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында барганда, без иң катгый чаралар күрәчәкбез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Роспотребнадзорның игътибарын чикләү чараларының үтәлешен контрольдә тотуга һәм күп санда кешеләр катнашындагы чаралар буенча чикләүләр кертү зарурлыгына юнәлтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев