Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Казан гимназиясендә һәлак булган балаларның ата-аналары белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175нче гимназиясендә атыш вакытында һәлак булган балаларның ата-аналары һәм укытучылар белән очрашты, ул алар белән ярдәм мәсьәләләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Очрашуда шулай ук һәлак булган укытучыларның туганнары да катнашты. Татарстан мөфтие, Казан һәм Татарстан митрополиты искә алу догалары укыды", - диелә хәбәрдә.

Әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов туганнарының сорауларына җавап бирде, шулай ук һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтүне оештыру турында фикер алышты.

Барлыкка килгән өстәмә мәсьәләләрне хәл итү өчен республика башлыгы профильле министрларны җаваплы дип билгеләде.

Исегезгә төшерәбез, 11 май көнне Казанда котчкыч фаҗига булды, 19 яшьлек Илназ Галәвиев, тикшерү мәгълүматлары буенча, 175нче гимназиядә шартлау һәм ату оештыра, җиде баланы һәм ике укытучыны үтерә, тагын 24 кеше зыян күрә.

Егет кулга алынган, ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү турындагы җинаять эше буенча аңа гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев