Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов Чистайда яшәүче кызчыкның хыялын тормышка ашырды

Республика Президенты Айгөл Хәйруллинага "Ак Барс" хоккей командасының Магнитогорск "Металлург"ына каршы уенына билет бүләк итте.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тормышка ашырылган бу беренче Яңа ел могҗизасы гына түгел. Декабрьдә ул яшь татарстанлыларның берничә яңа ел теләген үтәде инде. Мәсәлән, Президент ярдәмендә башкалада яшәүче 11 яшьлек Әмирхан Садыйков вертолетта очты, ә Алабугадан алты яшьлек Данис янгын сүндерү частендә кунакта була. Яңа ел алдыннан Нурлаттан җиде яшьлек Кирилл ТР Президентыннан бүләк итеп планшет алды. 
Бәхетлеләр арасында Айгөл дә бар икән. Рөстәм Миңнеханов "Ел җитәкчесе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында чыршыдан тагын бер открытканы алды. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу акция «Минем белән хыяллан» («Мечтай со мной») бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылды, ул 2014 елда Татарстанда старт алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев