Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» катнашында плей-оф уңаеннан открыткалар чыгуны анонслады
Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс " хоккей клубы катнашында КХЛ плей-оффы башлануга багышланган татар телендә открыткалар чыгуын анонслады. Республика җитәкчесе беренче открыткаларның берсен Instagram социаль челтәрендә үз битендә бастырып чыгарды.
«Ак Барс " өчен җан атабыз һәм татар телен өйрәнәбез», — дип язган ул.
Яңа открыткалар чыгару буенча әлеге проектны «Хатлар йорты» компаниясе гамәлгә ашыра. Аларның концепциясе татарча атамалар аша хоккейның асылын ачып бирүдән гыйбарәт. Открыткалардагы татарча сүзләр рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә ителгән.
Алар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруны максат итеп куя. Открыткаларда күренекле хоккейчыларның фотолары, шулай ук аларның култамгалары чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев