Рөстәм Миңнеханов 6 яшьлек алабугалының хыялын чынга ашырды
Елның иң төп бәйрәме алдыннан, 6 яшьлек Данис Гәрәевның хыялы тормышка ашты - ул янгын сүндерү частендә булды.
Янгын сүндерүчеләр янына барыр алдыннан Данис әнисе һәм энесе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев белән очрашты, аралашты. Башлык аңа бүләкләр һәм швед стенкасы алу өчен сертификат бүләк итте.
Аннары алар бергә 75 нче янгын сүндерү частенә экскурсиягә юнәлделәр, биредә балалар янгын сүндерү машинасының төзелеше белән таныштылар, янгын сүндерүчеләрнең чакыру буенча чыгуларын, җыенуларын күрделәр, чын янгынны сүндерү шаһитлары булдылар.
Малайның әнисе Резеда Гәрәева белдергәнчә, янгын сүндерү машиналарын күрү улларының хыялы булган. Шалтыратып аларны экскурсиягә чакыргач, бик гаҗәпләнә гаилә. Алдагы көнне төне буе йокламыйча, алда торган очрашуны көтә малайлар. Экскурсия азагында Даниска һәм аның кече энесенә янгын сүндерү машинасы, баллы бүләкләр һәм чын янгын каскасы бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев