Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

РСФСРның халык артисткасы вафат

***

РСФСРның халык артисткасы Лариса Голубкина вафат, дип хәбәр итте телевидение алып баручысы Андрей Малахов үзенең Telegram-каналында.

2014 елда Голубкинада яман шеш табалар. Химиотерапиянең беренче курсларын ул 2022 елда гына үтә һәм вакытлы ремиссиягә ирешә ала, әмма тиздән авыру яңа көч белән әйләнеп кайта. Телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, 2023 елда аңа паллиатив статус куела һәм авыру дәвалап булмаслык дип таныла, ә 2025 елның гыйнварында актрисага табибларның ашыгыч ярдәме кирәк була.

Ике атна элек Голубкина үзенең 85 яшьлеген билгеләп үтте.

Лариса Голубкина – совет һәм Россия актрисасы, РСФСРның халык артисткасы. Ул 1940 елның 9 мартында Мәскәүдә туа. ГИТИСны тәмамлый. 1964 елдан Россия армиясенең Үзәк академия театрында (ЦАТРА) хезмәт итә. Голубкина шулай ук кинодагы рольләре белән дә билгеле, аңа танылуны "Гусарская баллада", "Сказка о царе Салтане", "Освобождение" һәм "Трое в лодке, не считая собаки" рольләре алып килде. 

Фото: РИА новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев