Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рәҗәп аенда ураза тоту мәҗбүриме?

Бер риваятьтә болай диелгән: «Кайсыбер елларда пәйгамбәребез (с.г.в.) Рәҗәп аенда бик озак ураза тотты, без инде аның уразасын беркайчан да өзмәс, дип уйлый башладык.Ә кайсыбер елларда Рәҗәп аенда бик озак уразага керми торды, әллә бөтенләй тотмый инде, дип уйлый идек».

Юк, Рәҗәп аенд ураза тоту мәҗбүри түгел. Бу пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәте һәм уразаны тотмау гөнаһ саналмый. Мәҗбүри ураза тоту (фараз) ае ул – Рамазан.

Рәҗәп аендагы ураза башка айларныкыннан аерыламы?

Ураза елның теләсә кайсы вакытында да тәртибе һәм кагыйдәсе буенча бер үк төрле: кояш чыкканнан баеганчыга кадәр. Бердәнбер аерма – ай белән бәйле рәвештә ниятнең сүз белән әйтелешендә.

Рәҗәп аенда ничә көн ураза тотарга кирәк?

Тәгаен билгеләнгән көннәр саны юк. Иманлы кеше бу айда ничә көн ураза тотасы килә, шуның кадәр тота. Никадәр күбрәк көн уразада булсаң, Аллаһ рәхмәте белән савабы да шуның кадәр күбрәк була.
Хәдистә әйтелгәнчә, ураза тоткан көннәр исәбе буенча иманлы кеше тәбәндәге бүләкләрне алачак:

1 көн – Аллаһының бик зур рәхмәтен һәм хәер-фатихасын;
2 көн – икеләтә бүләк;
3 көн – Тәмуг утыннан аерып торучы бик зур чокыр;
4 көн – Аллаһ акылдан язудан, төрле авырулардан, Дәдҗал явызлыгыннан саклар;
5 көн – кабер газапларыннан азат итәр;
6 көн – Кыямәт көнендә тулган айдан да нурлырак, ямьлерәк йөз белән торгызылыр;
7 көн - Аллаһ, ураза тоткан әлеге кеше Тәмугка эләкмәсен өчен, аның 7 ишеген ябар;
8 көн – Аллаһ бу кешегә Җәннәт ишекләрен ачар;
14 көн – Аллаһ бу кешене, бер генә җан иясе дә ишетмәгән искиткеч күркәм әйбер белән бүләкләр;
15 көн – Рәҗәп аенда бу кадәр көн ураза тотучыга Аллаһ зур дәрәҗә бирер, бер генә фәрештә һәм пәйгамбәр дә аның яныннан: «Котлаулар сиңа, чөнки син газаплардан коткарылдың», - дип әйтмичә узмас.

Уразаны кайсы көннәрдә тоту яхшы? 

Рәҗәп аенда уразаны теләсә кайчан тотарга ярый, әмма пәйгамбәребез (с.в.г.) үрнәге буенча дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе сөннәт санала, чөнки әлеге көннәрдә кешенең гамәлләре Аллаһ хозурына ирештерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев