Ростуризм туристларга Россиягә каршы санкцияләр керткән илләргә бармаска киңәш итә
Ростуризм Россиягә каршы санкцияләр керткән илләрдән баш тартырга киңәш итә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ростуризм җитәкчесе Догузова, сәфәрләрдән вакытында кайтмау куркынычы бар, дип ачыклык кертә.
"Килеп туган вәзгыятькә бәйле рәвештә, Ростуризм чит илгә туристик һәм эшлекле сәфәрләргә китүче Россия гражданнарына Россиягә карата санкция һәм чикләүләр керткән илләр белән мөмкин булганча баш тартырга тәкъдим итә, чөнки бу илләрдә булу Россиягә үз вакытында һәм имин кайту-кайтмау куркынычын үз эченә ала», — дип аңлатты ул.
Ростуризм, шулай ук туроператорларга Россиягә каршы санкцияләр керткән илләргә, Ауропа Берлеге һәм Канаданың ябык һава киңлеге аша оча торган Кариб Бассейны илләренә турларны сатуны туктатырга тәкъдим итә. Сәяхәтләр өчен мөмкин булмаган илләргә турларны броньлаган туристларга башка юнәлеш сайлау өчен туроператорга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.
Ростуризм ял итәргә, туристлык максатлар белән йөрү өчен ачык һәм Россиягә каршы чикләүләр кертмәгән илләрне сайларга киңәш итә. Бу исемлеккә Төркия, Мисыр, Тунис, ОАЭ, Кытай, Һиндстан, Вьетнам һәм башка дәүләтләр керә. Ведомство шулай ук Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Ростуризм һәм Росавиация мәгълүматын игътибар белән күзәтергә сорый, алар даими рәвештә актуаль туристик юнәлешләр статусын үзгәртү турында хәбәр итә.
Евросоюз һәм Канаданың һава киңлеген чикләү аркасында Латин Америкасының кайбер илләре - Куба, Доминикана, Мексика, Венесуэла - инде туристларга ябык, чөнки аларга бару югары куркынычлар белән бәйле, дип өстәде Догузова.
Ростуризм башлыгы ассызыклаганча, ялны Россия территориясендә дә броньлап була. Ведомство төбәкләр һәм туристлык бизнесы белән бергә эчке юнәлешләрнең мөмкинлекләрен һәм сыйфатын күтәрү өстендә даими эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев