Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира: «Аяксыз калгач, Рөстәм мине куды, ә мин китмәдем...»
«Хастаханәдә яткан вакытта Рөстәм мине куды. Ә мин китмәдем. Иң авыр вакытларны аның белән бергә кичердек», — ди, казарма җимерелеп, ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиевнең хатыны Индира Нәбиева.
Аяксыз калуга карамастан, үз-үзенә «мин яшәячәкмен» дип сүз биргән, көчле рухлы Башкортстан егете Рөстәм Нәбиевне белмәгән кеше юктыр. Аның турында массакүләм мәгълүмат чаралары бик еш яза.
2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Гомерлеккә гарип калучылар арасында үзе теләп армиягә киткән Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев тә була. Егет хәрабәләр астында җиде сәгать ятып, бик авыр тән җәрәхәтләре ала. Рөстәмне иң соңгылардан булып коткаралар. Авыр хәлдәге солдат Омски хастаханәсеннән Мәскәүгә озатыла. Кыска вакыт эчендә Рөстәмгә 16 катлаулы операция кичерергә туры килә. Кызганыч, яшь егетнең аякларын саклап кала алмыйлар.
Рөстәм үзе дә инстаграм сәхифәсендә уңышлары һәм шатлыклары белән даими уртаклашып тора. Һәрвакыт күз уңында.
Ләкин бу язма Нәбиевләр гаиләсенең төп герое белән түгел. Без Рөстәмгә бу тормышка кире кайтырга булышкан, иң авыр чакларында терәк булган, аңа ике кыз бүләк иткән тормыш иптәше — Индира белән аралаштык.
Индира һәр сорауга бик уйлап кына җавап бирде. Шулай да, бу парның бер-берсенә карата булган хөрмәтен һәм гаилә җылысын тойдым. Тормыш иптәшенең җавапларыннан Рөстәмнең рәхәтләнеп, ихлас итеп көлгәне ишетелеп торды. Әңгәмәбезгә, ара-тирә, нәни кызчыклары Әминә дә кушылгалады.
«Рөстәм артымнан бик озак йөрде»
— Индира, син үзең кайсы яклардан?
— Мин Башкортстанның Чакмагыш районы Рапат авылыннан. Без Рөстәм белән авылдашлар. Икәү уйнап үстек, бер мәктәптә укыдык. Кечкенәдән бер-беребезне яхшы беләбез.
— Арагызда мәхәббәт уты кайчан кабынды?
— Төгәл генә әйтә дә алмыйм. Мәктәптә укыганда ук без якыннан аралаша идек. Рөстәм дуслар гына булып калырга теләмәде. Минем арттан бик озак йөрде ул. Ә мин аны гел кире кагып килдем.
— Нигә Рөстәм белән йөрисең килмәде?
— Мин аны үземә артык якын җибәрә алмадым. Дус итеп кенә кабул иттем.
Рөстәм, мәктәпне тәмамлап, Уфа дәүләт нефть техник университетына укырга керде. Мин ул вакытта 10 сыйныфта укый идем. Араларыбыз ерагаю тәэсир итте — әкренләп боз эреде бит. Тырыша торгач, Рөстәм күңелемне яулап алды, очраша башладык. Биш еллап йөрдекме икән без? Минем хәтеремдә түгел. Безнең гаиләдә истәлекле даталарны төп-төгәл Рөстәм белә. Чөнки ул романтик.
Диплом алгач, Рөстәм үзе теләп армиягә китте. Мин аны көтәргә вәгъдәләр биреп, озатып калдым. Кызганыч, барысы да без уйлаганча бармады.
— Син армиягә сау-сәламәт, типсә-тимер өзәрдәй егет озаткансың. Рөстәм коточкыч бәлага юлыккач, нәрсә хис иттең?
— Башта мин шок халәтендә булдым. Бу хәлләрнең нәкъ менә безнең белән булуына ышанасым килмәде. Ахырга кадәр бәлки аларның казармасы түгелдер, Рөстәм алар арасында булмагандыр, дип уйладым.
Без Рөстәмнең әти-әнисе белән Омски шәһәренә очтык. Мин ул вакытта Башкорт дәүләт аграр университетының соңгы курсында укый идем. Каникулымны Рөстәмнең янәшәсендә үткәрдем. Иң авыр вакытларны аның белән бергә кичердек. Сентябрь якынлашканда: «Академик ял алып, синең яныңа киләм. Киләсе елга укып бетерермен», — дидем. Рөстәм рөхсәт итмәде.
— Рөстәмнең бу тормышка кире кайтуында синең роль зур булгандыр.
— Үзе шулай дигән була инде ул. Мондый зур авырлыкларны җиңү, иң беренче чиратта, кешенең характерыннан тора, әлбәттә. Ләкин янәшәңдә яраткан кешең булу икеләтә көч өсти. Мин аның өчен ниндидер бер өмет, маяк булып торганмындыр.
— Индира, киләчәк тормышыңны Рөстәм белән бәйләр алдыннан, ничек яшәрбез дип уйладыңмы?
— Андый уйлар башка килгәләде. Кыен булачагы көн кебек ачык иде. Ләкин иң мөһиме — ул исән калды. Ничек тә булса яшәрбез әле, дип уйладым. Аллаһга шөкер, без бүген кайбер тулысынча сау-сәламәт гаиләләргә караганда да активрак тормыш рәвеше алып барабыз. Тормышыбыз бик күпләрдән яхшырак. Шуңа куанып бетә алмыйм. Барысына да мәхәббәтебез сәбәпче булды.
— Рөстәм үзе аерылышыйк димәдеме?
— Хастаханәдә яткан вакытта Рөстәм мине куды. «Минем белән авыр булачак сиңа. Китәргә уйласаң, хәзер үк кит», — диде. «Яратсаң, миңа башка андый сүзләр әйтмә», — дип җавап кайтардым.
Рөстәм, хастаханәләрдә озак ятты. Ул бераз тернәкләнгәч, никах укыттык. 2017 елның 3 июнендә туй ясадык.
(Кыскартып алынды)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев