Россиялеләргә Яңа ел “оливье” салаты узган ел белән чагыштырганда 15%ка кыйммәтрәккә төшәчәк
Дүрт кешегә “оливье” салатын ясау 416 сумга төшә. Тун астындагы селедка да кыйммәтләнде – 25%ка, бәйрәм өстәлен дүрт порциягә бу ризык белән бизәү 209 сум торачак.
Ни өчен шулай дигәндә, иң күбе бәя бәрәңгегә артты - 80%ка, ә кишер 41%ка кыйммәтләнде. Тулаем алганда, продуктларга инфляция дәрәҗәсе-10%.
«Арзанрак продукциягә бәя активрак үсте – сатып алучылар өчен аның бәясе үзгәрүе аның кадәр сизелерлек булмады, бәя арту барлык товарлар өчен дә актуаль», - дип билгеләп үтте конъюнктур тикшеренүләр үзәге директоры Георгий Остапкович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев