Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләргә киләчәк пенсияләре күләме турында хәбәр итә башлаячаклар

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, ПФР хәбәрнамәләре, эшләнгән проект нигезендә, дәүләт хезмәтләре порталы аша, кешегә 45 яшь тулгач, автомат рәвештә өч елга бер тапкыр киләчәк.

Ни өчен 45 яшь, чөнки россиялеләрнең күбесенең бу вакытка билгеле бер пенсия капиталы тупланган, ул картлыкта түләүләр дәрәҗәсен фаразларга мөмкинлек бирә, диләр Хезмәт министрлыгында.

"Мәгълүмат картлык буенча иминият пенсиясенең якынча күләмен үз эченә алачак, ул инде тупланган пенсия хокуклары мәгълүматлары буенча исәпләнгән, шулай ук аңа хокук алу шартлары һәм тәртибе", - диелә хәбәрдә.


Хәбәрнамәдә түләүне исәпләү өчен кулланылачак параметрларны һәм пенсия тупланмаларының күләме турындагы мәгълүматларны чагылдыру планлаштырыла. Кешеләргә хәбәр итү Пенсия фонды сайтларында һәм дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетлар аша узачак. Кабинетка керү мөмкинлеген ПФР бүлегендә алырга мөмкин булачак. Беренче хәбәрләрне россиялеләр 2021 елда алачак, дип планлаштырыла. Алар пенсия алучыларга (мәсәлән, инвалидлык буенча яки зарарлы хезмәт шартларында стаж эшләп чыгару сәбәпле) кагылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев