Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләргә автомобиль тәрәзәсеннән тәмәке төпчекләре ташлауны тыйдылар

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр турындагы карарда россиялеләргә поездда яисә автомобильдә барганда тәмәке төпчекләрен тәрәзәдән ташлау тыелды. Документка РФ премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйды һәм ул хөкүмәт сайтында басылып чыкты.

Хөкүмәт карары шулай ук җир биләмәләре хуҗаларын даими рәвештә үз территорияләрен чүптән арындырып торырга һәм үләнне чабарга йөкли, үләнне яндыру һәм автомобиль һәм тимер юл яннарында учаклар ягуны тыйды.

Исегезгә төшерәбез, 2014 елдан поездларда тәмәке тартырга ярамый, ә 2017 елда поездда электрон тәмәке тарту да тыелды.

Мәгълүмат maydan.tatar/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: запретили бросать окурки из окон поездов и машин правила противопожарного режима