Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә паспортка фотоны эшкәртүне тыйдылар

Россиядә Эчке эшләр министрлыгының паспорт бирү һәм алмаштыру буенча яңартылган регламенты үз көченә керде.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, паспортка фотосурәтләрне эшкәртергә ярамый.

" Сурәттәге кешенең тышкы кыяфәтен яхшырту максаты белән редакцияләнгән фотолар кабул ителми . Сурәт фотога төшүче затның барлык үзенчәлекләрен дөрес чагылдырырга тиеш ", - диелә регламентта.

Чикләүләр арасында күзнең төсен үзгәртә торган линза куллану да бар. Әгәр кысасы күзләрне томаламаса, күзлек киеп фотога төшәргә мөмкин, пыялалары караңгылатылган булырга тиеш түгел.

Паспорт хуҗасының фотосында йөзенең нейтраль кыяфәте булырга тиеш. Дини күзаллаулар буенча, әгәр ул йөзне яшермәсә, баш киемен кулланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев