Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә коронавирус пандемиясенең тәмамлану датасын янә күчерделәр

Галимнәр Россиядә коронавирус кабынуының тәмамлану фаразын тагын җиде көнгә кичектерде - 24 августка кадәр.

Бу хакта Сингапур технология һәм дизайн университетының яңартылган материалларында хәбәр ителә. Дата беренче тапкыр гына күчерелми. Элегрәк Россиядә кабыныш 17 августта бетәргә мөмкин дип фаразланган иде, ә моңа кадәр - 12 августта, бу, үз чиратында, тагын дүрт тәүлеккә алга китеш нәтиҗәсе булды. COVID-19 коронавирус дөньяның барлык илләрендә диярлек ачыкланган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының соңгы мәгълүматлары буенча, авыручылар саны 3,5 миллионнан арткан, 243 меңгә якыны вафат булган. Россиядә 155 мең тирәсе йоктыру очрагы теркәлде, 1500гә якын кеше үлде, 20 мең кеше терелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев