Россиядә Коръән укучыларның беренче ассоциациясе төзелде
Россиядә беренче тапкыр Коръән хафизларының профессиональ ассоциациясе оештырылды. Хәзерге вакытта аңа илнең 12 регионыннан Коръән укучылар әзерләү үзәкләре керә. Бу хакта Россия Ислам институты хәбәр итә.
Кичә ассоциация әгъзаларының беренче җыелышы, шулай ук хафизлар әзерләү үзәкләре укытучылары өчен квалификация күтәрү курслары узды.
"Без, хафизлар Коръәнне генә өйрәнеп калмыйча, ислам гыйлеменә ия булырга, имам функцияләрен дә үтәргә тиеш дип саныйбыз, — дип белдерде Россия ислам институты һәм КИУ ректоры — РФ Ислам мәгарифе советы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин. — Шуңа күрә безнең үзәктә бакалавриат программасын әзерләдек, аның кысаларында булачак хафизлар Коръәнне өйрәнә, фикх, акыд, хәдис һәм башка фәннәр буенча белем ала. Сезгә, профессиональ ассоциация буларак, Россия Коръән хафизларын әзерләү үзәкләре өчен стандартларны бергәләп эшләргә һәм унификацияләргә туры киләчәк".
Шулай ук, утырыш барышында һөнәри берләшмә рәисе сайланды. Ул - Коръән хафизларын әзерләү үзәге КИУ директоры Абдуррәшид хәзрәт Фәизов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев