Яңа тәкъдимнәр
Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе башлыгы урынбасары Александр Шершуков белдергәнчә, РФдә эш урыннарын саклап калырга эш атнасын кыскарту ярдәм итәчәк. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Монда вәзгыять түбәндәгечә - эш урыннары кимегән, аларга күп санда кеше дәгъва итә. Бәлки, бу ставканы берничә хезмәткәр арасында хезмәт хакын югалтмыйча бүлү өчен нормаль эш вакытының дәвамлылыгын кыскартуның мәгънәсе бардыр", - дип билгеләде федерация башлыгы урынбасары.
Шершуков фикеренчә, мондый чара икътисадның система барлыкка китерүче тармакларында аеруча файдалы һәм нәтиҗәле булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев