Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә дүрт көнлек эш атнасы турында искә төшерделәр

Россия гражданнарын 24 июньдә чираттан тыш ял көне уңаеннан дүрт көнлек эш атнасы көтә.

Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтендә искә төшерделәр.

23 июньдә эш көне озынлыгы кыскартылмаячак, чөнки бу көн бәйрәм алды көне түгел, дип билгеләп үттеләр Татарстан Хезмәт министрлыгында. 24 июньдә, үз чиратында, хезмәт хакын саклап калган эш көне булмаячак. 24 июньгә Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадын үткәрү планлаштырыла, парадлар башка регионнарда да узачак. Чара Казанда да булачак, шәһәрдә парад алдыннан урамнарны рәсмиләштерделәр. Чарада ветераннарның, оештыручыларның һәм кунакларның минималь саны булачак.

Парад көне Россия президенты Владимир Путин карары буенча, ял көне. Моннан тыш, 1 июль - Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең финал көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев