Россиядә черкиләр һәм балыклар кырылып бетәчәк
Аномаль җылы кыш Россиядә черкиләрне юкка чыгарырга мөмкин. Бу хакта РФА су проблемалары институты директоры Виктор Данилов-Данильян "Известия" газетасына биргән әңгәмәсендә сөйләде.
Галим аңлатканча, җылыну аркасында бөҗәкләр уяна, һәм шулай ук тиз һәлак булалар да, чөнки тамаклары туймый. Моннан тыш, алга таба «азык чылбыры» бозыла, чөнки черки личинкалары маймычлар һәм чукмарбашлар рационының мөһим өлеше булып тора.
Мәскәүдә җылы һава торышы аркасында күбәләкләр һәм камка бөҗәкләре уянган. Шулай ук талпаннарның уянуы да мөмкин. Быел Россиядә рекордлы җылы кыш теркәлгән.
Белгечләр әйтүенчә, аномаль җылы кыш Төньяк ярымшарда атмосфераның гадәти булмаган әйләнеше белән бәйле - Россия ягына Атлантикадан җылы һаваны илтә.
Бигрәк тә Мәскәү һәм Санкт-Петербург җылы һава температурасы буенча рекорд куя, биредә 200 ел эчендә беренче тапкыр, гыйнвар аенда уртача температура уңай булып чыкты. Әйтик, мисал өчен, кайбер төбәкләрдә әле һаман да кар юк.
Рус тигезлегендә аномаль җылылык күп кенә үсемлекләрнең һәм хайваннарның биологик сәгатьләрен үзгәрткән. Һәм төп проблемалар - әле алда. Карның аз булуы аркасында, кар сулары тиешле һәм кирәкле сулык дәрәҗәсен саклый алмый. Шуңа күрә сазлыкта яшәүче күп кенә бөҗәкләрнең һәм җир-су хайваннарының үсеше кимиячәк. Ә алар азык чылбырының нигезе булып тора. Ашамлык булмаганга, вак кошлар һәм еланнар зыян күрәчәк һәм бу аларның үлеменә китерәчәк. Акрынлап, бу чират башка җанвар, ерткычларга килмиячәк, тереклек дәвам итәчәк, дип беркем дә ныклап ышандыра алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев