Россиядә өченче һәм аннан соңгы бала туганда 1 миллион сум акча түләргә тәкъдим иттеләр
"Эксперт бәясе шуны күрсәтә: әлеге чара хисабына гына да ел саен өстәмә рәвештә 100 меңнән артык бала туачак», — дип хәбәр итте РФ ОП профильле комиссиясе башлыгы Сергей Рыбальченко.
Иҗтимагый палатада шулай ук йөкле хатын-кызлар өчен айлык пособие күләмен яшәү минимумына кадәр күтәрергә кирәк, дип саныйлар.
Түләүләрне өченче яки аннан соңгы баланы көтүчеләр, шулай ук 30 яшькә кадәрге йөкле хатыннар алырга тиеш. Шул ук вакытта гаиләнең матди хәле исәпкә алынмаячак.
Фото Интересный Зеленодольск ВК төркеменнән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев