Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россия мәктәпләрендә махсус спорт сыйныфлары барлыкка килергә мөмкин

Олимпиячеләр белән очрашу вакытында әлеге идеяне ОНФ рәистәше, "Сириус" талантлы балалар өчен белем бирү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева җиткерде.

Аның фикеренчә, системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче балалар өчен белем бирү программаларын карарга кирәк. Аерым якын килү һәм укыту графигын булдыру мөһим. Шуның аркасында балалар интенсив тренировка процессына һәм спорт календарена төп белем бирү программасына зыян китермичә түзә алачаклар.

Елена Шмелева: "Мондый алымны без “Сириус”та кулланабыз инде: интеграцияләнгән әзерлек исәбенә балалар ярышларда катнаша һәм табигый-фәнни, гуманитар дисциплиналар блогын киметми. Безнең бурыч - бу тәҗрибәне бөтен илгә тарату».

Фехтование буенча Россия җыелма командасы әгъзалары - Виолетта Храпина, Павел Сухов, Кирилл һәм Антон Бородачевлар идеяне хуплады. Спортчылар Олимпиададан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Нәтиҗәгә ничек ирешүләре турында сөйләде. Әлбәттә, тренерлар, остазлар һәм спортчылар әзерләнгән шартлар зур роль уйнаган. Аларның өчесе Токиодан көмеш медальләр белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев